23 октябрь 2014 яңалыклары
-
Гыйнварда грипп эпидемиясе көтелә
Грипп һәм ОРВИ белән зарарлану куркынычы янауга бәйле рәвештә табиблар район халкына тиешле прививка ясатырга тәкъдим итә. Үзәк район дәваханәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, районда бүгенге көнгә 4100 кешегә гриппка каршы «Гриппол» һәм «Гриппол плюс» вакцинасы ясалган. Шул исәптән, 1600 балага һәм 2500 өлкән яшьтәгеләргә. Милли календарь кысаларында мәктәпкәчә яшьтәге учреждениегә...
-
Сыерлар имин булсын
Ветберләшмә белгечләре район хуҗалыкларында планда каралаган эпизоотик чаралар үткәрүне дәвам итә. Җәмәгать терлекчелегендә ветеринария табиблары Виктор Алексеев, ислам Димиев һәм Илдар Латыйпов җитәкчелегендәге өч бригада эшли. Хәзерге вакытта мөгезле эре терлеккә түләмә, ЭМКАрга каршы вакцинация үткәрелә, лейкоз һәм бруцеллезга кан алына.
-
Шагыйрь юбилеена карата
Красновидово китапханәсендә М.Ю. Лермонтовның 200 еллыгына карата музыкаль-шигъри кунакханә оештырылды
-
Активист,спортсмен...
20 октябрьдә Фәүзия Ивановага 60 яшь тулды. Фәүзия Хәбибулла кызы 2011 елдан районыбызда Россия пенсионерлар союзы бүлекчәсенең алыштыргысыз рәисе булып тора. Аның җитәкчелегендә бүлекчә нык үзгәрде. Кама Тамагы һәм Апас районнарында Пенсия фонды идарәсе белән берлектә өлкән яшьтәгеләр өчен компьютер грамоталыгы курслары оештырылды, төрле спорт чаралары, сәяхәтләр үткәрелә. Район пенсионерлары...
-
Шахмат турниры
17 октябрьдә "Акчарлак" спорт комплексында Кама Тамагы һәм Апас районнарында ПФР идарәсе, яшьләр эше һәм спорт бүлеге катнашында Россия пенсионерлар союзының җирле бүлекчәсе район пенсионерлары арасында дүрт категориядә шахмат-шашка турниры үткәрде. Хатын-кызлар арасында шашка буенча беренче урынны Антонина Игнатьева, шахмат буенча хатын-кызлар арасында беренче урынны Александра Кукина алды. Ирләр арасында...
-
Сәламәт әни – сәламәт бала
Тәмте урта мәктәбендә "Хокук саклаучылар" кисәтү отряды һәм "Үзеңне тикшер!" СМС-отряды тәнәфестә "Сәламәт әни -сәламәт бала!" акциясе үткәрде. Акциядә кызлар һәм хатын-кызлар катнашты, аларга викторина сораулары бирелде.
-
Тәҗрибә уртаклаштылар
Кичә Тәмте урта мәктәбендә тәрбия эше буенча директор урынбасарларының муниципаль тәрбияви һәм кисәтү программаларын гамәлгә кую буенча мәгариф учреждениеләре эшен оештыру буенча методик берләшмәсенең чираттагы утырышы булды. Киңәшмдә катнашучылар мәктәп коллективының укучыларны тәрбияләү һәм социальләштерүгә идарә итү программасы, уккучыларны патриотик тәрбияләү, балаларга өстәмә белемне үстерү һәм дәресмтән тыш эшчәнлек оештыру,...
-
Сәламәт булыйм дисәң
Кама Тамагы урта мәктәбендә район социаль яклау идарәсе социаль педагогы Гөлназ Хөснетдинова «наркотикларсыз тормыш» акциясе кысаларында 5 сыйныф укучылары белән «Барысы да сиңа кагыла» дип исемләнгән дәрес үткәрде. Аның максаты - сәламәт яшәү рәвеше пропагандалау, төрле авырулар китереп чыгаручы зарарлы гадәтләрдән аңлы рәвештә баш тартуны формалаштыру, укучыларның сәламәт яшәү рәвеше...
-
Контрольгә алынды
Район башлыгы Зөфәр Гарәфиев районның көч структуралары белән үткәргән киңәшмәдә район территориясендә урнашкан даруханәләрдә матдәсендә спирт булган продукцияне ваклап сату мәсьәләсе тикшерелде. Шулай ук ирекле халык дружиналары (ДНД) эшчәнлеге турындагы мәсьәлә дә каралды. Киңәшмә йомгагы буенча фармацевтика учреждениеләренә "бер кулга" спиртлы продукция сатуны чикләү тәкъдим ителде. Балаларның төнлә җәмәгать урыннарында...
-
Жители Татарстана открыли в Сбербанке еще 284 тыс вкладов
23 октября 2014 года, г. Казань. - В отделение «Банк Татарстан» Сбербанка России за 9 месяцев 2014 года было открыто порядка 284 тысяч вкладов на сумму 57 млрд. рублей. Остаток привлеченных средств физлиц на 1 октября т.г., таким образом, составил 122, 4 млрд. рублей. Сбербанк России сообщает о повышении с...