23 июль 2014 яңалыклары
-
Бу – безнең бурыч
Районның сугышчы-интернационалистлары иҗтимагый-файдалы эшләрдә актив катнаша. Узган чәршәмбедә район үзәгендә яшәүче «әфганчылар» - Рифат Мөхәммәтҗанов, Рафис Гобәйдуллин, Рәис Яруллин, Илдус Миңнуллин, Николай Вахромов зират өстен киселгән агач һәм куаклардан чистартуда катнашты. Сугышчы-интернационалистларның район советы рәисе Рамил Кәримов мөселманнар өчен изге Рамазан енда башкарылган әлеге эш турында сөйләде. «Район үзәге аксакалы...
-
Халык җыеннары башлана
Дәүләт Советының соңгы утырышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада яшәүчеләрнең үзләренең җирлекләрен үстерү планнарын эшләүдә катнашу мөмкинлеге булырга тиеш дип белдерде. Сайлау компаниясе барышында "Бердәм Россия" партиясенең төп эш формасы- халык җыеннары үткәрү буенча масштаблы программаны тормышка ашыру. Аның төп максаты- халыкны борчыган проблемаларны тыңлау, шулай ук алардан җирле...
-
Мәктәпкә җыенабызмы?
Укучыларның җәйге ялы тәмамланырга да айдан артык вакыт калды. Тиздән мәктәпкә. Яңа уку елына ничек әзерләнүләре хакында кайбер ата-аналардан сораштык. Рушания: - Быел кызыбыз беренче сыйныфка бара. Узган атнада районның урта мәктәбендә булган мәктәп ярминкәсендә форма-комплект алдык, аңа итәк, костюм, блузка, галстук керә. Барысы 4300 сумга төште. Аз керемле безнең...
-
Ярышларның икенче туры
Футбол буенча район җыелма командасы икенче лигада республика беренчелегендә уйный. Икенче тур кысаларында киләсе шимбә һәм якшәмбедә Куйбышев Затон стадионында спортчыларыбыз Чистай, Балык Бистәсе һәм Биектау районнары командасы белән көч сынашачак. Әлеге турда җиңүчеләр республика ярышларының финал өлешендә катнаша. Ике көндә дә уеннар сәгать 11дә башлана.
-
Тиздән бакча җанлана
Агымдагы елда Кама Тамагы штп һәм Тәмтедә яңа балалар бакчасы һәм Тенеш штпда реконструкциядән соң бина балаларны үзенә кабул итә. Гомумән алганда, районда яшәүче 130 бала заманча шартларга туры килгән мәктәпкәчә яшьтәге учреждениегә йөриячәк. - Эшләр шактый әле, - ди Кама Тамагы штпдагы төзелеш участогы прорабы Александр Сомов. -Кичә монда...
-
Мәдәният учагы яңартылды
Районда иске клубларның берсе - Кыртапа авыл клубына быел капиталь ремонт ясалды. Аны ТР Министрлар Кабинеты күрсәтмәсе нигезендә бүлеп бирелгән финанс ярдәмендә эшләделәр. Биредә хәзер эче-тышы ремонтланган искиткеч матур бина басып тора. Анда ФАП, башлангыч мәктәп урнашыр, дип планлаштырыла. Ә иң мөһиме - клуб каршында мәктәп автобусы тукталышы өчен мәйданга...
-
Әйтелгән-үтәлгән
Иске Барыш җирлегендә үткәрелгән гражданнар җыенында ел саен Кыртапа авылындагы күпернең начар хәлдә булуыннан зарланалар иде. Ул авылны икегә бүлеп тора, аны «Урта инеш» күпере дип йөртәләр. Язга ташу вакытында агач күпердән үтеп йөреп булмаган. Быел, ниһаять, Иске Барыш авыл җирлеге башлыгы Илшат Җиһаншин сүзләренә караганда, әлеге күпер вак таш...
-
Чисталык – иманның яртысы!
Узган атнада Олы Бортас авыл җирлегенә кергән Олы Бортас, Кече Бортас һәм Балчыклы авылында территорияне чүп үләннәреннән арындыру эшләре башкарылды. Җирлек территориясе 11750 м. мәйданда чүп үләннәре чаптырылды.
-
Авылны төзекләндерү
20 июльдә Олы Бортас авыл җирлегенә кергән Балчыклы авылында шушы авылда яшәүче Баһаветдинова Әлфиянең авыл җирлеге башлыгына мөрәҗәгате буенча Ленин һәм Карл Маркс урамнарын тоташтыручы күперне төзекләндерү эшләре башкарылды. Күперне төзекләндерүдә ярдәм күрсәткәннәре өчен Балчыклы авылы халкы Сәгъдиев Раил, Вәлиев Илшат һәм Сәгъдиев Рамиска рәхмәтен белдерә.
-
Үзара алышу концерты
Республиканың 2012-2014 елларда төзелеш һәм капиталь ремонт программасына кергән мәдәният йортларында үзара алышу концертлары башланды. 25 июльдә районның үзешчән артистлары: «Тау ягы» фольклор коллективының өлкәннәр төркеме һәм рус җырларын башкаручылар Югары Ослан районының Макулово мәдәният йортында чыгыш ясый. Киләсе очрашу безнең районда көтелә.
-
Оста куллы Марсель
Матурлыкны һәркайсыбыз ярата. Матурлыкның чиге юк. Уңган-булган кешеләр аны үз куллары белән тудыра. Талантың, теләгең бар икән- фантазияңне рәхәтләнеп эшкә җик. Әлбәттә, бер процент талант янына туксан тугыз процент тырышлык сорала. Аннан биюченең итәге бии-бии кыскара дигәндәй, беренче башкарган эшең үзең теләгәнчә үк барып чыкса, икенче өченчеләре һичшиксез тирә-юньдәгеләрне дә...