23 гыйнвар 2015 яңалыклары
-
Бергәләп эшәгәндә генә проблемаларны җиңеп була
22 гыйнварда Келәнче һәм Олы Салтык авыл җирлекләрендә яшәү урыны буенча гражданнар җыелышлары үткәрелде. Район җитәкчелеге һәм төрле хезмәт вәкилләре белән очрашуга халык күп килгән иде. Җыелышны муниципаль район башлыгы урынбасары Газинур Габидуллин ачты. Ул халыкның муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Павел Лоханов белән таныштырды. Аннан соң узган...
-
Бөек Җиңүне каршылап
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы көннән-көн якынлаша бара. Һәркем әлеге бөек вакыйганы лаеклы каршы алырга әзерләнә. Беренче чиратта фронтта кайтмаучыларны искә алырга, исәннәр турында кайгыртырга. Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек хәзердән үк башланды. Алда дүрт ай вакыт бар, әмма кадетлар әлеге датага актив әзерләнә. Эш өстенлекле юнәлеш - ветеранна белән...
-
Утлы елларда
Олы Карамал башлангыч мәктәп-бакча балалары мәктәп музеена сәяхәт кылды. Алар"Утлы елларда" дигән исемләнгән репродукция материаллары белән танышты. Балалар Олы Карамал мәктәбендә сугыш елларында эшләгән һәм сугышка китеп, кире әйләнеп кайтманган укытучыларның истәлек язуларын, хатларын, документларын карады.
-
Мәңгелек дан, сезгә
Келәнче төп мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары Бөек Ватан сугышы ветераннары Шәһит Бариев һәм Вазыйх Ногманов белән очрашты. Ветераннар сугшы хатирәләре белән уртаклашты.
-
Җиңү - саннарда
21 гыйнварда Олы Салтык урта мәктәбендә математика укытучысы Дамирә Гайфуллина Җиңүнең 70 еллыгына багышланган "Җиңү - саннарда" дип исемләнгән бәйге үткәрде. Бәйгедә 6 сыйныф укучылары "Тынычлык" һәм "Дуслык" командаларына бүлешеп көч сынашты. Бәйге вакытында командаларның әле берсе, әле икенчесе өстен булды. Нәтиҗәдә "Тынычлык" командасы җиңде.
-
11 сыйныф чыгарылышлары 1 февральгә нинди имтихан тапшырачакларын ачыкларга тиешләр
Тугызынчы сыйныфлар өчен әлеге срок - 1 март. Быелдан башлап йомгаклау тесты дүртенче сыйныфтан кертелә. Белгечләр, балалар ел саен түкәрелә торган тест формасындагы имтиханга ияләшеп, БДИга әзерләнү һәм аны тапшыруны җиңелрәк икчерәчәк дип саный. Быел чыгарылышлар өчен инша язмыйча башка имтиханнарга тапшыра алмаячак. Районда11 сыйныфта укучы 85 кешенең 83 әлеге...
-
Күнекмәләрен ныгыттылар
Сөйки аерым янгыннан саклануның аерым посты хезмәткәрләре Мор. Каратай авылы клубында янгын сүндерү күнекмәләрн тикшерде. Бу чара еллык эш планы графигы нигезендә үткәрелде .
-
Мәүлид мәҗлесе үткәрелде
Соңгы елларда авылларда дингә тартылып, шәригать кануннары буенча яшәргә омтылып, дини бәйрәмнәребезне, йолаларыбызны үтәп киләләр. Өченч ел Келәнчедә Мәүлид бәйрәмен уздыралар. Быел, 22 гыйнварда авыл мәдәният йортына 20 ир-ат җыелып, авылның имам-хатыйбы Мөнир Дәүләтшин Коръән сүрәләрен укыды. Пәйгамбәребез Мөхәммәдә Мостафа (с.г.в.) гә салаватлар әйтелде. Мәҗлес табынын әзерләүдә мәдәният һәм авыл...
-
Көрәш дәресләр эшен яңартты
Кама Тамагы кадет мәктәбендә билбауларда көрәшү (ирекле алым) дәресләре үз эшен яңартты.
-
Вакытлы басмаларга алдан язылу башлана
2015 елның 1 февраленнән "Почта России" ФГУП филиалы - "Татарстан почтасы" УФПС 2015 елның икенче ярты елына беренче ярты ел бәясе буенча вакытлы басмаларны вакытыннан алда яздыруны башлый. "Идел таңнары" ("Волжские зори») газетасыа 6 айга язылу бәясе физик затлар өчен 444 сум тәшкил итә.
-
Ведомствоара комиссия тикшерү үткәрде
Кама Тамагы муниципаль районында тормыш дәрәҗәсен арттыру һәм керемнәрне легальләштерү буенча ведомствоара комиссиянең эш төркеме РФ Хөкүмәте рәисе урынбасары Ольга Голодецның формаль булмаган мәшгульлекне киметү һәм мәҗбүри пенсия иминләвенә иминләү взнослары керемен арттыру турындагы күрсәтмәсе нигезендә шәхси эшмәкәрләрне эш бирүче белән хезмәт мөнәсәбәтләре теркәмәгән хезмәткәрләрен ачыклауны, шулай ук хезмәт законы...
-
Компьютер курслары эшли башлады
Кама Тамагы районында Россия пенсионерлар союзы бүлекчәсе Кама Тамагы һәм Апас районнарында Пенсия фонды идарәсе ярдәмендә 22 гыйнварда өлкән яшьтәгеләр өчен компьютер грамоталыгы нигезләре курсларын ачты.