22 декабрь 2015 яңалыклары
-
Гүзәл Уразова туган көнендә үзе бүләк өләшә!
XVI халыкара "Татар җыры" фестивалендә нигездә ел да бөртөрле номинацияләр була. Әмма быел, техника һәм интернетның киң популяр булуын, зур темпта үсеш алуын исәпкә алып, яңа номинация булдырылган. Ул "Itunes һәм Google Playда иң күп кулланылган җыр" дип атала. Бу номинациядә "Балаларым" җыры белән Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Уразова җиңү...
-
Кама Тамагы туган якны өйрәнү музеенда тыл хезмәтчәннәре турында тулы мәгълүмат җыю эше алып барыла
Һәр җирлек буенча тыл ветераннары исемлеген тәгаенләргә кирәк, аларның туган елларын (вафат булганнарның үлгән елларын), яшәү урыннарын һәм эш урыннарын күрсәтеп, тыл хезмәтчәне таныклыгы номерын язып, мәгълүматларны музей хезмәткәрләренә muzei-kama2011@mail.ru адресына җибәрергә кирәк. Бу эштә җирле үзидарәләрне актив булырга чакырабыз.
-
Каматамагылылар республиканың 200 яхшы белгече арасында
16 декабрьда ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында «ТРның иң яхшы агросәнәгать комплексы белгече" грантына бәйге җиңүчеләрен бүләкләделәр. Быел республиканың 200 яхшы белгече арасында районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре - финанс-икътисад бүлеге җитәкчесе Зөһрә Сафина, кадрлар буенча консультант Люзия Вәлиева, җитештерү-маркетинг бүлеге җитәкчесе Госман Камалиев, шулай ук район...
-
Кама тамагы үзәк район дәваханәсенең баш табиб урынбасары Светлана Суворова ТР Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатына ия булды
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатына сәламәтлек саклау өлкәсендәге озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен Кама тамагы үзәк район дәваханәсенең баш табиб урынбасары Светлана Суворова ия булды. Светлана Александровнаны муниципаль район башлыгы Павел Лоханов тантаналы шартларда район учреждение, предприятие һәм оешмалары җитәкчеләренең киңәйтелгән киңәшмәсендә бүләкләде.
-
Кама Тамагында алкоголь контрольдә
Район территориясендә бүгенге көндә алкоголь эчемлекләр белән сәүдә итүче 84 сәүдә ноктасы бар, 27се - шәһәр һәм 57се - авыл җирлекләрендә. 18 декабрьгә 20 кибеттә ЕГАИС системасына күчү бара һәм җиһазлар урнаштырыла. ТР Госалкоголь иснпекциясенең Яшел Үзән территориаль бүлегенә "Кооператор" ҖЧШ 16 сәүдә ноктасында алкогольле эчемлекләрне сату лицензиясен бетерүгә гаризалар...
-
Кама Тамагы Пенсия фонды: аларны һөнәрилек бизи
25 ел элек, 1990 елның 22 декабрьдә, РСФСР Югары Советы карары белән Россия Федерациясе Пенсия фонды оеша. Бүген Пенсия фонды - Россиядә социаль тәэминат өлкәсендә дәүләт хезмәтләре күрсәтүче зур федераль система. 991 елның маенда Кама Тамагы районында Россия Федерациясе Пенсия фонды уполномоченныйлар хезмәте оеша. Дәүләт учреждениесе - Кама Тамагы районында...