22 ноябрь 2012 яңалыклары
-
Әниләр көне белән!
Бәйрәм - Әниләр көне уңаеннан чын күңелдән чыккан котлау сүзләрен кабул итеп алыгыз. Безнең һәрберебез өчен җир йөзендә әнидән дә якын кеше юк. Ул бетмәс-төкәнмәс шәфкатьлек, күңел юмартлыгын һәм мәхәббәтне гәүдәләндерә. Аның кайгыртуы һәм игътибарын гомер буена тоябыз. авыр вакытларда ярдәм сорап без нәкъ менә аңа мөрәҗәгать итәбез, аңа сыенабыз....
-
Нәрсә эшләргә кирәк?
Узган пәнҗешәмбедә МР башлыгы урынбасары Рөстәм Гыйлметдинов идарә һәм бүлек, районның кайбер хезмәтләре җитәкчеләре белән эш киңәшмәсе үткәрде. Анда коррупция күренешләренә каршы тору эшен яхшыртырга тиешле кайбер мәсьәләләр тикшерелде. МР башлыгы ярдәмчесе Зөфәр Гарифуллин урыннарда хакимиятнең вәкаләтле һәм башкарма органнары эшчәнлеге аспектына тукталды, МР, шулай ук шәһәр һәм авыл җирлекләре...
-
КВН уены
Узган пәнҗешәмбедә районыбызның КВН җыелма команда уенчылары «ШТН клубларының республика лигасы» һәвәскәрләр берләшмәсенең «Башлаучылар лигасы» командалары арасында республика конкурсының зона этабында катнашты һәм яхшы нәтиҗәгә иреште.
-
Терлекчеләр ничек эшли?
Район авыл хуҗалыгы берләшмәләре терлекчеләре малларны кышкы абзарларда асрау шартларында эшләвен дәвам итә. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган оператив мәгълүматларга караганда, «Олы Кариле» ААҖда кичәге көнгә бер сыердан уртача 8,4 кг сөт савып алганнар, «Кама Тамагы» авыл хуҗалыгы предприятиесендә 8,3 кг, узган елгыдан 0,3 кг.га артык. Ленин исемендәге...
-
Кар яуганчы
Ноябрьнең җылы торуы оешмаларга беркетелгән территорияләрен тагын бер кат җыештырып чыгарга мөмкинлек бирде. Тырышып эшләүчеләр яки җитешсезлекләрен бетерүчеләр арасында Почтамт, БТИ, җир һәм милек мөнәсәбәте палатасы, халыкны социаль яклау үзәге, мәгариф бүлеге, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе бар. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, әлеге оешма хезмәткәрләре һәр өмәдә актив катнаша.
-
Вакытында карап торыгыз
Кама Тамагы комплекслы газ хезмәтеннән алынган мәгълүматларга караганда, авария-диспетчер хезмәте бригадасы төтен юлларында тарту көче бозылу булганда авылларга бара. Шуңа күрә газ хезмәте халыктан төтен юлларын ел саен җылыту сезоны алдыннан вакытында чистартуны үтенә. Әгәр ике контурлы казаннар куелган икән, төтен юлларын да тиешенчә урнаштырырга кирәк.
-
Иң мөһиме - балаларны саклау
Бүген авылара үзәк китапханәдә мәктәп укучыларының психоактив матдәләр куллануын кисәтү буенча «Начар гадәтләр турында» дип исемләнгән чара үткәрелә. Анда Кама Тамагы урта мәктәбенең җиденче сыйныф укучылары каршында ЦРБ хезмәткәре Румия Шакирова, халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге вәкилләре укучылар белән тест үткәрә, китапханәчеләр әлеге тема буенча китап һәм журналлар тәкъдим итте.
-
Фатир мәсьәләсе
Районда октябрь аенда исәпкә алынмаган торак фондын ачыклау эше башланды. Җир һәм милек мөнәсәбәтләре, БТИ, статистика хезмәткәрләре барлык торак пунктларда булып, теркәлгән һәм гамәлдәге торакны тикшереп чыкты. Бу тикшерү нәтиҗәләре турында МР башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Дмитрий Юманов сөйли. -Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы исәпкә...
-
Әниләрнең бөеклеген яши-яши аңлыйбыз
Һәрчак шат күңелле, ачык йөзле һәм актив Марина Сорокина (сулдагы рәсем) муниципаль район башкарма комитеты оештыру бүлегендә алыштыргысыз хезмәткәр. Ул һәрчак ярдәмгә килергә әзер, үзенә тапшырылган эшне намус белән үти. Ул әле өч бала әнисе дә. Моннан тыш, эштәге хатын-кызның вазыйфалары күп булуга карамастан, бу гаилә спорт белән дә актив...
-
Гаиләнең һәр әгъзасына тиеш
Район прокуратурасы ата-аналары гаебе белән торак мәйданга милеккә хокуксыз калган балигъ булмаган балалар мәнфәгатен яклау дәгъвасы белән район судына мөрәҗәгать итте. РФ Хөкүмәтенең «2012 елга кадәр авылны социаль үстерү турында»гы федераль максатлы программа турында»гы 03.12.2002 елның 858нче карар авыл җирендә яшәүче гражданнар, шул исәптән яшь гаиләләр һәм бу максатлар өчен...
-
«Үзебез салган сукмак»
"Тырыш, вакыт белән санашмыйча гомерен балаларга багышлый, аларны төпле, белемле итәр өчен көч куя», - ди МР башкарма комитетының мәгариф бүлеге мөдире Илшат Гомәров Иске Казиле мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы Әнисә Сафина турында. Әлеге мәктәп директоры Халит Гыйлметдинов та югары фикердә: "Безнең мәктәптә эшләвенә күптән булмаса да, коллективка...
-
Тарихны онытмаска иде
(Дәвамы) Мин тиз-тиз генә туганнарым белән саубуллаштым да, дус кызыма мине онытма дигән караш ташладым, әни пешереп тутырган төш капчыгымны кыстырып, үзем белән китәсе егетләр янына йөгердем. Безне рельслар арасыннан эткәләп-төрткәләп хайваннардан бушаган бер товар вагонына кертеп тутырдылар. Аның ишекләре киң итеп ачылган, кемнәр озатырга килгәне безгә күренеп тора. Менә...
-
Ачык ишекләр көне
20 ноябрьдә Дәүләт теркәве һәм картография федераль хезмәтенең Кама Тамагы бүлегендә Ачык ишекләр көне үткәрелде. Гражданнарның чакырылган хезмәт һәм ведомство белгечләреннән консультация, документлар рәсмиләштергәндә аңлатма алу мөмкинлеге булды.
-
Әниләрнең бөеклеген яши-яши аңлыйбыз
Дөньяда иң матур сүз - әни сүзе, иң матуры - әни кеше. Ихлас күңелдән әни генә ярата, җан җылысын әни генә бирә ала. Ул хатын-кыз да, җитәкче дә, эшмәкәр дә булырга мөмкин. Әмма хатын-кызның бөтен матурлыгы ана булуда, аның иң яхшы сыйфатлары бала белән янәшәдә күренә, иң матур фикерләре бала...