22 апрель 2015 яңалыклары
-
Җырчы буласың килсә – кастингка бар
"TMTV" телеканалы, "Барс Медиа" продюсерлык үзәге һәм "Татар радиосы" зур кастинг игълан итә. 26 апрельдә кем өчендер тормышын баштанаяк үзгәртү мөмкинлеге туачак, дип ышандыра чараны оештыручылар. Кастинг "OUT HALL" төнге клубында узачак. Үзен алып баручы, җырчы ролендә сынап карарга теләүчеләр 10:00 сәгатькә әлеге клубка килә ала. Барысы да уңышлы килеп...
-
22 апрельдә Бөтенроссия "Георгий тасмасы" акциясе башлана
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында, иртәгә илнең бөтен төбәкләрендә "Георгий тасмасы" акциясе башлана. Кама Тамагы әлеге акция 22 апрельдә кичке вакытта шәһәр урамнарында барачак.
-
Май бәйрәмнәрендә татарстанлылар 7 көн ял итә
Май аенда татарстанлыларны 4 ял көне рәттән - 1,2,3 һәм 4 май көтә. Җиңү көне уңаеннан 9, 10, 11 майда ял дәвам итәчәк. Бу хакта ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы сайтында күргән эш календарендә белдерелә. РФ Хезмәт кодексының 112 маддәсе буенча 1 май (Яз...
-
Ач студент сак астына алынган
Чаллының полиция хезмәткәрләре, кибет хезмәткәрләренең уяулыгы ярдәмендә, урлашырга күнегеп киткән студент егетне кулга төшергән. Азык-төлек кибетенә иртәнге якта кергән әлеге егет курткасына берничә күмәч, колбаса һәм банка белән кофе кыстырып, товары өчен түләмичә генә чыгып китәргә тели. Кибет хезмәткәрләре аның начар ниятен сизсә дә, тоткарлап кала алмый. Шунысы кызык: карак...
-
Оныкларга нәрсә сөйләрбез инде
Соңгы елларда яшьләребез ни белән булса да кызыксыну, өстәмә белем алу, талантларын табу кебек киләчәккә зур юл ачарга мөмкинлек бирә алырдай нәрсәләрдән баш тарттылар. Моның сәбәбе - компьютер. Дөрес, «компьютеромания» белән чирләүчеләргә дәвалану җиңеләйде: ноутбук, нетбук, планшет, телефон дисеңме… Хәзерге яшьләр планшет яки телефонсыз берни эшли алмый. Үсмерләр табигать гүзәллекләрен,...
-
Казанга килергә дип акча җыйдым
Гүзәл УРАЗОВА, җырчы: - Мин мәктәптә укыганда ук акча эшли башладым. Композитор Сәүбән Чуганаев һәм башка артистлар белән үзебезнең Барда районында концертларда чыгыш ясап йөрдем. Аның өчен бераз булса да акча бирәләр иде, күпме икәнлеге онытылган инде. Ул акчаларны Казанга укырга килергә дип җыеп бардым. Казанга килгәч, беренче тиеннәремне Әлфис...