22 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
Доллар һәм евро кыйммәтләнә: халык “акыллырак” булсын иде...
Соңгы көннәрдә халыкның бөтен игътибары доллар һәм евро курсына юнәлгән. Бу аңлашыла да, рубльнең кыйммәте кимегәннән-кими бара. Мәсәлән, кичә долларның бәясе соңгы 7 елда беренче тапкыр 85 сумнан да артып китте. Евро исә якынча 94 сумга кадәр күтәрелде. Бүген рубль бераз ныгыды-ныгуын... Шулай да, россиялеләрнең күңеленә билгесез шом "кереп кунаклый"...
-
Кама Тамагында һава торышы бозыла
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә-мохитне күзәтү идарәсе республикада һава торышының бозылуы турында кисәтә. Бүген, 22 гыйнварда, кич, төнлә һәм иртәгә иртән кар явуы, буран чыгуы көтелә. Буран вакытында күз күреме 1 чакрымнан да кимрәк булачак. Көньяк-көнчыгыштан искән җилнең тизлеге секундына 15-16 метрга җитәчәк. Игътибарлы булыгыз - юлларда кар көртләре һәм бозлавык...
-
21 гыйнварда Кама Тамагы Затон китапханәсендә Россия киносы елы кысаларында киновикторина уздырылды
Кадет мәктәбе укучылары викторинада актив катнаштылар.
-
Иртәгә Кама Тамагы мәдәният йортында студентлар көне уңаеннан яшьләр дискотекасы узачак
20.00 сәгатьтә башлана. Билет бәясе 50 сум.
-
Кече Карамал авылында туып үсеп, озак еллар элеккеге “Кама” колхозында механизатор булып эшләп лаеклы ялга чыккан, тыл ветераны кадерле әтиебез – дәү әтиебез Хәйруллин Мәрхәб Вәлиулла улының 25 гыйнварда олуг юбилее – аңа 85 яшь тула
Әтиебез! Без сине чын күңелдән юбилеең белән тәбрик итәбез. Син тырышлыгың, уңганлыгың белән үрнәк, авырлыклар алдында баш имичә, гаиләңә ныклы терәк, ярдәмче, киңәшче, акыллы әти булдың. Сиңа безнең рәхмәтебез чиксез. Киләчәктә дә безнең кайгыртуны тоеп, әни белән тигез гомер кичерсәгез иде. Синең тормыш юлы матур тарих, Күпләр өчен үрнәк булырлык....
-
Иске Казиле авылында яшәүче кадерле әниебез Хәлилова Фатыйманың 24 гыйнварда туган көне
Кадерле әниебез, яраткан дәү әниебез! Сиңа яшәү өчен иң кирәген саулык-сәламәтлек, тыныч тормыш телибез. Син һәрчак көләч йөзле, сабыр, барлык кешеләргә ярдәмчел булдың. Шуңа күрә дә сине барысы да хөрмәт итә, ярата. Киләчәктә дә балаларыңның, оныкларыңның хөрмәтен, шәфкатен тоеп авылыбызның ак әбисе булып яшәсәң иде. Гел янәшә булсаң иде, әни,...
-
Кама Тамагында ел буенча 134 юл-транспорт һәлакәте булган, 1500гә якын юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы теркәлгән
Үткән чәршәмбедә ТР министрлар кабинетында ЮХИДИның 2015 ел эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча видеоконференция булды. ТР Министрлар Кабинеты аппараты башлыгы, юл хәрәкәте иминлеге буенча ТР хөкүмәт комиссиясе рәисе Шамил Гафуров ЮХИДИның эш нәтиҗәләренә бәя биреп, юл-транспорт һәлакәтләренең саны кимемәве өчен ТР дәүләт автоинспекциясен тәнкыйтьләде. Видеоконференциядән соң көч структуралары киңәшмәсе булды, анда район...
-
“Кама Тамагы” АХПның Варварино бүлекчәсе кадрлар ягыннан иң нык хуҗалыкларның берсе
Александр Гундоров, Зөфәр Җиһаншин (фотода), Николай Хохлов кебек тәҗрибәле механизаторлар үз тәҗрибәсен яшь буынга бирә. Әтисе белән бергә Артем Гундоров та эшли, ул эшнең сыйфаты һәм башкарылган күләме буенча әтисеннән калышмый. Хохловлар гаиләсендә бертуганының улы Николай Хохлов ярдәмче булып эшли. - Бүген бүлекчәдә культиваторлар һәм тырмалар ремонтлау тәмамланды, запас частьләр...