21 декабрь 2014 яңалыклары
-
Яшел Үзәндә тамашачылар симпатиясе концерты
Яшел Үзән мәдәният сараенда ветераннарның республика советы иҗат коллективлары һәм солистлар катнашында ветераннарның тамашачылар симпатиясе концерты. Әлеге чара үзешчән башкаручыларның "Балкыш" III республика фестиваленең 7 зона смортлары йомгаклары буенча оештырылды. Быел 2 һәм 11 октябрьдә үткәрелгән гала-концертта барлык артистлар да катрнаша алмады, шуңа күрә ветераннарның республика советы иҗат коллективлары һәм...
-
Интеллектуаль-танып белү уены үткәрелде
Олы Кариле урта мәктәбенең 4 сыйныфынды "Мин һәм минем дөньям" дип исемләнгән интеллектуаль-танып белү уены үткәрелде. Аны профилактика отряды әгъзасы Ф. Зәйнетдинов алып барды.
-
Ярминкә уздырылды
20 декабрьдә Олы Кариле урта мәктәбендә Яңа ел алды ярминкәсе оештырылды. Анда барлык укучылар да актив катнашты.
-
Эшен яңа исем астында яңарта
Тәмте авылында урнашкан "Өмет яры" социаль приютын оештыручы учреждение тибын үзгәртергә булган. 2015 елның 1 гыйнварыннан приют "Кама Тамагы муниципаль районында балалар һәм яшүсмерләр өчен "Өмет яры" социаль приюты" дәүләт казна учреждениесе" дип аталачак. Ул балигъ булмаганнарга социаль хезмәти күрсәтү өлешендә эшчәнлеген яңаартачак.
-
Кадетларда яңа ел кичәсе
18 декабрьдә Казанның "Корстон" күңел ачу комплексында кадетларның Яңа ел балы үткәрелде. Ул Идел буе федераль окргугында РФ Президентының вәкаләтле вәкиле инициативасы белән оештырылды. Тантанага ТР кадет мәктәпләреннән 239 кадет килгән иде. Булачак офицерларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлап, рәхмәт хатлары тапшырдылар. Укуларында уңышлар, тугры дуслар, яңа казанышлар Ватанга...
-
Миннән нәрсә аласың
Хокук саклау органнары хезмәткәрләре сүзләренә караганда, күпләр үз милекләрен саклау кагыйдәләре турында кайгыртмыйча шундый фикер йөртә. Бәла килеп чыкканнан соң гына кешеләр урланган милекне кире кайтару өчен шактый көч һәм вакыт кирәк булуын аңлый. -Безнең районда җинаятьләрнең 92 процент милеккә карата кылына,-ди полиция бүлеге җитәкчесе урынбасары Эдуард Идиятуллин. Болар нигездә...
-
"Югалучылар”
2014 елда районда 8 кеше югалган. Барлык фактлар буенча эзләү эшләре кузгатыла. -Быел полиция бүлегенә кешеләр югалу турында 20 гариза алынды, - ди полиция хезмәткәре Илнар Хөснетдинов. - Шуларның 12се табылды. Берсе туганнарына да әйтеп тормыйча Мәскәүгә китә, икенчесе башы яраланып сырхауханәгә эләгә. Ун кеше өйләренә үзләре кайта. Югалган сигез...