21 октябрь 2015 яңалыклары
-
Чаллыда ветеранны кыйнап үтергәннәрме
Әлеге сорауга "Беренче канал" җавап табарга тырыша. Коточкыч вакыйга турында "Пусть говорят" тапшыруында күрсәтәчәкләр. Чаллыда Бөек Ватан сугышы ветеранын үтергәнче кыйнаганнар! Моны әбинең оныгының дусты эшләгән. Аңа бернинди дә җәза бирелмәгән, ваемсыз егет әле дә иректә йөри. Бу фаҗига белән "Беренче канал" журналистлары да кызыксынган. Тиздән тапшыру эфирга чыгачак. http://intertat.ru
-
Кама Тамагы пенсионерлары карары
1 октябрьгә кадәр Федераль ташламага ия гражданнарга киләсе елда социаль хезмәтләр җыелмасыннан файдаланыргамы, әллә аның урынына акча алыргамы дигән карар кабул итте. Кама тамагы һәм Апас районнары буенча Пенсия фонды идарәсе хәбәр итә: 1 октябрьгә кадәр 2015 ташлама каралган кеше исәптә тора, шулардан 1302 кеше 2016 елга дарулар алудан баш...
-
Кама Тамагы Сөйки авылында яшәүче Анна Михайловнага 90 яшь тулды
Күренекле юбилее белән Анна Михайловнаны муниципаль район башлыгы Павел Лоханов, социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Елена Сороковнина Һәм Сөйки авыл башлыгы Василий Никитин котладылар. Анна Михайловна тумышы белән Лаеш районы Мысовский авылыннан. Ул зур крестьян гаиләсендә үсә. Сугыш үзе белән яңа тормыш тәртипләре алып килә. Ике абыйсы һәм әтисе фронтка китә....
-
Кама Тамагы вәкилләре көзге ярминкәдә
Казанда традицион көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре дәвам итә. Узган шимбәдә башкаланың Киров районында безнең район вәкилләре сәүдә итте. Безнең хуҗалыклар, фермерлар, авыл җирлекләре һәм райпо сатуга ашлык, сыер һәм дуңгыз ите, сөт һәм сөт продуктлары, яшелчәләрдән - кәбестә, кишер, суган, чөгендер, бәрәңге, шулай ук икмәк һәм камыр ризыклары алып барды....
-
Кама Тамагы Ишем авылындагы мәдәният йортында капиталь ремонт үткәрелә
ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның финанс ярдәме белән безнең районда капиталь ремонт үткәрелгән социаль әһәмиятле объектларның берсе - Ишем авылындагы мәдәният йорты. Авылда яшәүчеләр шул уңайдан үзләренең шатлыкларын яшерми. -Төзүчеләр июль башында эшкә кереште. Бу бүген дә Марий- Эль Бәрәңге районыннан килгән егетләрне мактап искә алабыз. Алар үз эшләрен тиз осталарча...