21 сентябрь 2015 яңалыклары
-
Музейда кунакта + ФОТО
Күптән түгел туган якны өйрәнү музеенда тәрбиячеләр Йолдыз Мөбариева, Фәридә Сәлимова җитәкчелегендә "8 март" балалар бакчасына йөрүче нәниләр кунакта булдылар. Аларны музей хезмәткәрләре "Көзге муллык" күргәзмәсе белән таныштырды, соңыннан "Шалкан" әкиятен сәхнәләштерде. Музейның баш сакчысы Лилия Гомәрова мәктәпкәчә балалар төркеме балаларына яшелчәләр турында табышмаклар әйтеп, аларның тапкырлыкларын тикшерде. Балалар тырышып...
-
Иркә яңа имидж турында уйлана
Күптән түгел өченче тапкыр әни булган популяр җырчы Иркә тамашачыларын сөендереп кабат сәхнәдә күренә башлады. - Төпчегебез Сөембикәгә 2,5 ай гына булса да, әкренләп концертларда чыгыш ясый башладым. Октябрь аеннан бик күп концертлар башлана: сольныйлар һәм солянкалар. Аллага шөкер, әнием булышам, эшлә, диде. Хәзерге вакытта яңа җырлар яздыру өстендә эшлим,...
-
Әбиләр чуагы дәвам итә
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе атнаның беренче көне - 21 сентябрьгә булган фаразлары белән уртаклашты. Бүген Татарстанда аязучан болытлы һава торышы хакимлек итә. Явым-төшем көтелми. Талгын җил исә. Республика районнарында көндезге һава температурасы уртача 18-23 градус булачак. Сабада 16-19 градус җылы көтелә. 22 сентябрьгә каршы төндә аязучан һава...
-
Илкүләм иминлек фондына акчаны пенсиолнерлардан алалар
РФ Финанслар министрлыгы 2016 елдан башлап пенсия яшен арттырырга тәкъдим итә. Чөнки 2018 елда Резерв фондында һәм Илкүләм иминлек фондында акча бетәргә мөмкинлеген фаразлый, дип яза «Ведомости» газетасы. http://Шәһри Казан
-
Һәр бишенче бала симерүдән интегә
Рәсми мәгълүматлар буенча, Россиядә 14 яшькәчә мәктәп укучыларының 75 процентына нинди дә булса диагноз куелган. Мәктәпләрдә медицина кабинетларының киметелүе дә моңа йогынты ясыйдыр, мөгаен. Дөрес тукланмау йөрәк-кан тамырлары авыруларына сәбәпче була. РАМН туклану институты мәгълүматларына караганда, Россиядә һәр бишенче бала симерүдән интегә. http://Шәһри Казан
-
ГМО продуктларны җитештерүне туктаталар
Россиядә ГМО-технология нигезендә җитештерелгән продукция тыелачак. Әлеге карарны Россия Министрлар Кабинеты кабул иткән. ГМО продуктларны тыю турында Россия Федерациясе вице-премьеры Аркадий Дворкович хәбәр иткән. http://Шәһри Казан