21 июль 2015 яңалыклары
-
Казанга 460 спортчы килгән инде
Су спорты буенча дөнья чемпионаты башланырга өч көн вакыт калып бара. Казанга 460 спортчы килгән инде. Башкалага килеп урнашкан спортчылар - Кытай, Бразилия, Казахстан, Япония, Төрекмәнстан, Италия, Бөекбритания, Төньяк Корея, Нидерланд, Мексика, Йәмән, Россия, Швейцария, Австралия, Франция, Колумбия һәм Венгриядән. Дөнья чемпионатында 190 илдән 2651 спортчы көч сынашачак. 21 июльдә...
-
Кагыйдәләрне икеләтә катгыйлана
Россия Хөкүмәте исерек килеш рульгә утыручыларга машина йөртү таныклыгын кире кайтару кагыйдәләрен катгыйландырган. Моннан тыш, җәяүлеләрнең иминлеген тәэминитү өчен юл йөрү кагыйдәләренә дә берничә үзгәреш кертелгән. Хөкүмәтнең рәсми сайтыннан алынган мәгълъматларга караганда, хәзер таныклыкны кире кайтару өчен "тимер ат" хуҗасына, юл йөрү кагыйдәләре буенча белемен күрсәтүдән тыш, танспорт чарасы белән...
-
Кулсыз мәетнең кемлеге ачыкланган
Татарстан буенча Тикшерү комитетында Казанның Лаврентьев урамында хатын-кыз мәете табылуын раслаганнар. 14 нче каттан егылып төшкән хатын-кызга 56 яшь. Фаразларга караганда, аның психикасында тайпылышлар булган. Ул аста торучы чүп контейнерлары өстенә килеп төшкән. Башы җәрәхәтләнгән, кулы һәм аягы өзелгән. Тикшерү бара.
-
Данир Сабиров мунчада репетиция ясый
Танылган юмор остасы, шоумен, җырчы Данир Сабиров быел Казанның Идел буе районында ике катлы йорт салып, июнь аенда гаиләсе белән шунда күченгән. Рамазан аенда яңа нигезгә өлкәннәрне генә җыеп Коръән ашы укытканнар. Дуслар, туганнар, артистлар исә өй туена чакыралачак, ди Данир. Билгеле булганча, моңа кадәр Данир гаиләсе белән тормыш иптәшенең...
-
Социаль хезмәткәрләр җыелышы үткәрелде
Бүген халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль хезмәткәрләр җыелышы булды. Көн тәртибенә социаль хезмәтләр алучылар арасында социаль хезмәтләр күрсәтү һәм технологияләр буенча аңлату эше үткәрү турында социаль хезмәткәрләр алдында торган бурычлар һәм кулланыла торган технологияләр тикшерелде.
-
Татарстанда 138 укучы аттестатсыз калган
Быел Татарстанда 138 укучы Бердәм дәүләт имтиханын тапшыра алмаган. Алар быел аттестат алмый кала. Гомумән алганда, республика буенча 18 меңнән артык чыгарылыш сыйный укучысы имтихан тапшырган. Татарстан укучыларының күрсәткечләре гомумроссиянекеннән яхшырак булса да, ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов канәгать булмавын җиткергән. Чөнки информатика, француз теле буенча баллар түбән...
-
Урман кодексына үзгәрешләр кертелде
Агымдагы елның 1 октябреннән сату-сатып алу килешүләрен үзгәртү һәм өзүнең, гражданнар һәм юридик затлар тарафыннан урман участокларын арендалауны озайту тәртибе билгеләнә. 2015 елның 29 июнендә "Россия Федерациясе Урман кодексына һәм урман мөнәсәбәтләрен җайлауны камилләштерү бүлегендә Россия Федерациясенеж аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында"гы 206нчы федераль закон кабул ителде. Торг нәтиҗәләре...
-
Индивидуаль җылытуга күчәбез
Бүген Куйбышев Затон штпда күпфатирлы 31 йорт һәм социаль-мәдәни билгеләнештәге объектлар, Кама Тамагында күпфатирлы 10 йорт индивидуаль җылыту системасына күчә. Нәтиҗәдә җылылык югалтулар кимиячәк, халык фатирларында үзләренә кирәкле температура режимын сайлый алачак.
-
Киңәйтелгән киңәшмә
Узган дүшәмбедә киңәшмәне муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Павел Лоханов үткәрде. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Айрат Малюков торак фонд һәм социаль-мәдәни билгеләнештәге объектларны җылыту сезонына әзерләүгә анализ ясады. Аерым алганда, ул эшнең график нигезендә алып барылуын билгеләп үтте. Коммуналь комплекс котельняларында эш тулы көченә бара. суүткәргеч һәм канализация хуҗалыгы кышкы...
-
Коточкыч фаҗига: 13 яшьлек малай үлгән
Туапсе районында ВАЗ-21073 шоферы руль белән идарә итә алмый башлый һәм машина әйләнеп каплана. Бәхеткә, беркемгә дә зыян килми. Әлеге вакыйганы теркәп торган вакытта юл читендә торучылар өстенә ВАЗ-21140 машинасы менә. Ул 13 яшьлек малайны, аның апасын һәм автоинспекторны бәрдереп китә. Фаразларга караганда, руль артындагы 22 яшьлек егет зур тизлек...
-
Авыл көне
25 июль көне Сатлыган авылында Авыл көне үткәрелә. Авылдашлар, якташлар, райондашларны бәйрәмгә чакырып калабыз. Башлана 13.00 сәгатьтә.
-
Теләсә кайсы тармакта уңышка ирешергә була
Бүген Сөйки сөтчелек комплексында 897 баш мөгезле эре терлек асрала, шуларның 526сы сыерлар. Әмма савым көтүе 420 баш кына исәпләнә. "Кама Тамагы" авыл хуҗалыгы предпри-тиесендә терлекчелектә махсуслашу гыйнварда старт алган, әмма процессның актив фазасы апрельдә башлана. Тәҗрибәле сыер савучылар җитешмәгән, терлекләрне асрау өчен тиешле шартлар булдыру мөмкинлеге булмаган бүлекчәләрдән сыерларны...