21 июнь 2016 яңалыклары
-
Кама Тамагы районы Кече Карамал авылында балалар Сабан туе үткәрелде фото
Ялыктыргыч, озын уку елы артта калды. Бөек Тукай язганча эш беткәч, уйнарга да ярый. Шәһәр балалары да авылга ашкынып кайта. Үз агымына барган авыл тормышы җанлана, балаларның шатлыклы авазыннан гөрләп тора. Узган атнада, әнә шундый җәйге матур көннәрнең берсендә Кече Карамал авылында балалар Сабан туе үткәрелде. Авыл мәдәният йорты каршындагы...
-
Район үзәгендә гомер итүче Хәйруллин Илдар Мәрхәб улы 22 июньдә юбилеен билгеләп үтә
Кадерлебез! Без сине шушы олуг бәйрәмең белән тәбрик итәбез. Сиңа озын гомер, исәнлек-саулык, Фәния белән тигезлектә, балаларыгызның игелеген күреп яшәвегезне телибез. Тырышлыгың, хезмәт сөючәнлегең, тормышның тәмен белеп, аны яратып яшәвең белән безгә үрнәк булып торасың. Киләчәктә ак бәхетләр, куанычлар телибез. Яратып башкарган хезмәтең уңыш һәм шатлык китерсен. Бәйрәмеңдә иңнәреңнән кочып...
-
Район үзәгендә яшәүче Хәйруллин Илдар Мәрхәб улын 50 яшьлек юбилее белән котлыйбыз
Йөзләреңдә нур уйнап торганда, синең өчен ул - гомернең җәе генә. Аннан 50 яшь ул синдәй ир-атлар өчен тормыш тәҗрибәсе туплаган бер чор. Үз хезмәтең һәм тырышлыгың белән уңышларга ирештең. Шуңа да бүген күп кешеләр хөрмәтенә, ихтирамына лаексың. Киләчәктә дә якты тормышка, туган һәр таңга сөенеп, эшләргә һәм яшәргә язсын....
-
24 июньдә Кама Тамагы штпда бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне үтәчәк
24 июнь көнне Кама Тамагы штп, К.Маркс урамы, 105 нче йорт адресы буенча урнашкан "Бердәм Россия" партиясенең җирле иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне үтәчәк. Чарада консультантлар буларак нотариус, адвокат, суд приставы һәм прокуратура хезмәткәрләре катнашачак. Язылу 2-17-08 телефоны буенча. Белгечләрнең эш вакыты белән газетаның сайтында танышырга...
-
25 июньдә «Идел таңнары» («Волжские зори») Кама Тамагы район газетасына икенче яртыеллыкка язылу кампаниясе тәмамлана
21 июньгә газетага язылу планы 75 процентка үтәлгән. Барлыгы 1507 экземпляр җирле матбугатка яздырылган. Язылырга өлгермәүчеләр берничә көн дәвамында әле газетага языла ала. Теләгән кеше «Әти-әниеңне, якыннарыңны газетага яздыр» акциясендә катнашырга мөмкин.
-
Быел Кама Тамагы районы буенча математикадан уртача балл шактый арткан
Математика буенча профильле имтихан нәтиҗәләре билгеле булды. Имтихан тапшырган барлык 62 чыгарылыш сыйныф укучысы да чикне узды. Мәгариф идарәсе җитәкчесенең укыту эшләре буенча урынбасары Нурзия Җиһаншина сүзләренә караганда, быел район буенча математикадан уртача балл шактый арткан һәм 53,47 билгесенә кадәр җиткән. Барысын да яхшы нәтиҗәгә ирешүләре белән котлыйбыз.
-
Бүген каматамагылылар Хәтер шәме акциясендә катнаша ала
Ул Хәтер һәм Кайгы көненә багышланган. Сәгать 21.00дә Кама Тамагы, Куйбышев Затон, Тәмте, Тенеш обелискларына Ватаныбыз азатлыгы өчен сугышта һәлак булганнарның балалары, оныклары килә. Аларның кулларында янып торучы шәмнәр була.