21 июнь 2014 яңалыклары
-
Медицина иминләве
2013 ел йомгаклары буенча "Ак Барс" иминләү төркеме иминләнгән затларга түләүсез медицина ярдәме күрсәтү өчен Кама Тамагы дәваханәсенә 80 миллион сумга якын, ә агымдагы елның беренче кварталында 22 миллион сум акча күчергән. 20 июньдә ЦРБда иминләнгән затлар хокукы мәсьәләсе буенча түгәрәк өстәл утырышы булды. Аның эшендә ЦРБ, "АК Барс" ИТ...
-
Призыв вакытында гражданнар хокукын яклау
25-26 июньдә хәрби хезмәткә алынганда гражданнарга хокукый ярдәм һәм хокукларын саклауны тәэмин итү максатҗында халык өчен "кайнар линия" телефоны ачыла. Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча уполномоченный,ТР хәрби комиссариаты, "ТРда яшь юристлар берлеше" иҗтимагый төбәк оешмасы вәкилләре гражданнарга төгәл мәгълүмат бирә, бәхәсле хәлләрне аңлатачак. Тел: 8843-236-40-62, 8843-236-40-98, 8843-236-40-17. Консультация вакыты 10.00-17.00
-
Иске Казиледә “Авыл бәйрәме”
14 июньдә Иске Казиле авылында "Авыл бәйрәме" уздырылды. Көннең беренче яртысында зират өмәсе оештырылды. Көн яңгырлы булуга карамастан, өмәгә кеше күп килгән иде. Зират өстен җыештыруга һәркем үзеннән өлеш кертте. Өмәдә катнашучыларны Булатова Рәмилә һәм Шәйхетдинова Фирдания кайнар коймак, тәмле чәй белән сыйлады. Кичке биштә мәдәният йорты мәйданына бәйрәмгә халык...
-
Авыл көне
Балтач җирлеге башлыгы Гатауллин Хәниф Гарифулла улы Авыл көнен ачып, авылдашларны, кунакларны бәйрәм белән котлады, ел барышында төзекләндерү өчен нинди эшләр башкарылуы турында сөйләде, авылны яңартуда, юлларны төзекләндерүдә актив катнашучы авылдашларына, якташларына рәхмәт белдерде. Район хакимияте башлыгы исеменнән котлау сүзләрен hәм истәлекле бүләкне район башкарма комитетының эшләрен алып баручы Хөснетдинов...
-
Чисталык аңа бәйле
Район үзәгендә һәм кайбер торак пунктларда яшәүчеләр контейнер мәйданчыкларына хезмәт күрсәтүче "Благоустройство" ООО бригадасы эшен күзәткәне бардыр. Күзгә Хәмидә Гыймадиеваның сыйфатлы эше ташлана. Махсуслаштырылган машинага контейнерлар бушатылгач, тирә-якта чисталык тәэмин ителә. Хәмидә ханым хәтта җирдәге чүп-чарны да калдырмый. Әлеге бригада өч поселокка, "Волга" савыктыру лагерына, Сөйки кичүендәге мемориал комплексына хезмәт...