21 февраль 2017 яңалыклары
-
Кама Тамагы районында спектакльләр кую бәйгесе дәвам итә + фото
Шимбә, 18 февраль көнне, үз чыгышын Иске Барыш мәдәният йорты коллективы тәкъдим итте. Иске Барыш авылы мәдәният йорты халык театры коллективы Аяз Гыйләҗевның «Шикәрем син, балым син» пьесасын куйды. Спектакльдә вакыйга сугыштан соңгы чорда татар авылларының берсендә бара. Үзәктә - иренең сугыштан әйләнеп кайтуын гомере буе тугрылык саклап көткән саф...
-
Кама Тамагы урта мәктәбендә туган тел атналыгы булып узды
21 нче февраль-Халыкара Туган тел көне буларак билгеләп үтелә. Туган тел атналыгы кысаларында мәктәбебездә дә һәм районүзәк китапханәсе белән берлектә төрле чаралар уздырдык. Мәктәбебездә "Туган телдә дәшсәм генә,Туган җирем мине аңлар"дип исемләнгән туган тел бәйрәме үткәрелде. Тулырак газетадан укыгыз
-
Кама Тамагы районы салым инспекциясе хәбәр итә
Әгәр салым түләнә торган күчемсез милек һәм транспорт чараларына карата узган ел беренче тапкыр ташламага хокукыгыз барлыкка килсә, бу турыда сез теләсә кайсы салым органына мөрәҗәгать итә аласыз. Салым хезмәте белгечләре моны 1 апрельгә кадәр башкарырга киңәш итә. Бу очракта ташлама, милек салымнары исәпләнгәч, 2016 ел өчен салым кәгазе җибәрелгәнче...
-
25 февральдә Кама Тамагы штпда «Кыш озату бәйрәме» узачак
Район халкын һәм кунакларны күңел ачу программасы, бәйгеләр һәм коймак белән сыйлану көтә. Бәйрәм район мәдәният йорты каршындагы мәйданда сәгать 10.00да башлана.
-
Бүген Кама Тамагында муниципаль район Советы утырышы булып узды
Утырышны район башлыгы Павел Лоханов ачты. Аның доклады газетабызның 2, 3 нче битләрендә урын алды. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Илфат Вәлиев үз чыгышын авыл халкының хезмәт активлыгы арту һәм кече хуҗалыклар үсеше буенча чараларга багышлады. Утырышны район Советы депутаты, "Куйбышев исемендәге РБФ" ЯАҖ генераль директоры Наил Вазыйхов чыгышы...