21 февраль 2013 яңалыклары
-
Солдатка посылка
Кама Тамагы урта мәктәбе балалар һәм укытучылар коллективы исәбендә матур эшләр аз түгел. Ватанны саклаучылар көне алдыннан тагын бер гадәт барлыкка килде: без бүген Ватаныбыз сагында торучы элеккеге укучыларыбыз Айрат Заһидуллинга Мурманск өлкәсенең Оленегорск шәһәренә һәм Екатеринбургта хезмәт итүче Рим Латфуллинга кечкенә посылкалар җыеп озаттык. Әлеге нәни бүләкләребез аларның кәефен...
-
Бәйрәм хөрмәтенә
Традиция буенча кадет мәктәп-интернаты мәктәп стендларында Ватанны саклаучылар көненә багышлап күчмә кубокка спортның кулланма төрләре буенча ярышлар үткәрә. 19 февральдә спорт залына дүрт команда: кадет мәктәбе, Затон урта мәктәбе (егетләр һәм кызлар командалары), ПУ-72 командалары җыелган иде. Аркылы борыста тартылуда, идәннән этәрелүдә, АК-74не сүтеп җыюда, гер күтәрүдә, кул көрәшендә, противогаз...
-
Патриотлар тәрбиялиләр
Куйбышев Затон кадет мәктәп-интернаты икенче ел рәттән «Россия патриотларын тәрбиялибез» Бөтенроссия конкурсында катнаша. «Куйбышев затон кадет мәктәп-интернаты» МБОУ ТР Яшьләр эше, спорт һәм туризм министрлыгы, Мәгариф һәм фән министрлыгы, РОСТО (ДОСААФ) I дәрәҗә дипломы, мәктәп директоры Александр Ильин, педагог оештыручы Татьяна Компаненко Мактау грамоталары белән бүләкләнгән, тәрбиячеләр Сергей Кулагин, Андрей...
-
Имтиханнарга әзерләнәбез
19 февральдә ТР Министрлар Кабинетында ТР мәгариф министрының беренче урынбасары Данил Мостафин җитәкчелегендә брифинг үткәрелде. Быел 9 сыйныфларда дәүләт йомгаклау аттестациясе 14 фәннән булачак. Мәҗбүри фәннәр арасында рус һәм татар телләре, математика. Имтихан тапшыру өчен тагын ике фәнне тугыз сыйныфлар үзләре сайлаячак. Татар теленнән кҮмнар (контроль үлчәү материаллары) телне өйрәнүнең...
-
Якташлар очрашуы
Кичә Яр Чаллы шәһәренең Энергетиклар мәдәният сараенда Кама Тамагы районыннан чыккан якташлар җәмгыятенең очрашуы булды. Аны Олы Кариле авылыннан якташлар, чик сакчысы- ветераннарының төбәк җәмгыяте рәисе Рафаэль Зиннәтуллин оештырган. Безнең районнан анда МР башлыгы урынбасары Рөстәм Гыйлметдинов, Мр башлыгы киңәшчесе, якташлар җәмгыяте рәисе урынбасары Юрий Ильин, РУПС җитәкчесе Айдар Айтуганов...
-
Бер-береңне тыңларга һәм ишетергә
Узган чәршәмбе, 20 февральдә, елгачылар поселогында чираттагы гражданнар җыелышы үткәрелде. Аның эшендә муниципаль район башлыгы урынбасары Рөстәм Гыйлметдинов һәм муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Рамазанов катнашты. Җыелышка халыкны кызыксындырган сорауларга җавап бирү өчен район хезмәтләре вәкилләре дә килгән иде. Җыелыш Куйбышев Затон штп башлыгы Елена Сороковнинаның еллык отчеты белән...
-
Автохуҗалар игътибарына
Район территориясендә автомашиналарны һәм автотранспорт чараларыннан запас частьләрне урлау фактлары ешайды. Нигездә йөк машиналары көпчәкләре һәм аккумуляторлар җинаятьчеләр табышына әверелә. Автомашиналарны һәм автотранспорттан запас частьләр урлауларны кисәтү максатында үз милкегезне саклау чараларын күрүегезне үтенәбез. Машиналарыгызны ачык ишек һәм ачкычы белән калдырмагыз. Шулай ук озак вакытка кешесез һәм яктыртылмаган урыннарда калдыру...
-
Депутат призына
23 февральдә Кама Тамагы районы Олы Салтык урта мәктәбе базасында укучылар арасында Россиянең Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйлметдинов призына хоккей турниры үтәчәк. Депутат призына үткәрелә торган хоккей турниры исә районның матур спорт традициясенә әверелергә өлгерде инде. Быел ярыш тугызынчы тапкыр үткәрелә. Анда алты мәктәп командасы көч сынашыр дип көтелә. Ярышлар...
-
Ит токымлы бозаулар үрчетәбез
Район терлекчелек тармагында сөт җитештерү белән бергә, ит җитештерү өчен терлек симертү өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора. Бүгенге көндә "Кама Тамагы" АХпда Осинники, Красновидово, Олы Яңасалада ит өчен бозаулар һәм катнаш мөгезле эре терлек асрала. Красновидовода бүгенге көндә герефорд токымлы 300 баштан артык сыер һәм яшь терлек бар. Бу токымны...