Татарстан мөфтие якынлашып килүче изге Рамазан ае уңаеннан халыкка мөрәҗәгать итте
Бүген, 1 апрельдә, кояш баю белән, изге Рамазан ае керә. Шулай итеп, мөселманнар өчен иң кадерле һәм мөбарәк булган 30 көн һәм төн җитә. Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин халыкны ихластан тәбрик итә. Аның мөрәҗәгате Диния нәзарәте сайтында чыкты.