9 нчы декабрь - Хәсән Туфан туган көн!
Хәсән Туфанны татар әдәбиятының мосафир шагыйре дип атыйлар. Биографиясен укысаң, шуңа инанасың. Уралда заводта эшли, Уфада укый, Урта Азия һәм Кавказ буйлап җәяүләп сәяхәт итә, гомеренең 16 елын сөргендә уздыра. Һәм һаман яза, яза, яза.