Экология елында кооперацияләр эшчәнлеген җанландырырга кирәк – Таһир Һадиев
(Казан, 19 октябрь, "Татар-информ"). Экология елында кооперацияләр эшчәнлеген җанландырып җибәрү кирәк. Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты җитәкчесе Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның парламентка булган еллык юлламасына бәя биреп, шундый фикерен җиткерде.
"Кооперацияләр совет заманында берникадәр кысырыкланган булса да, чүпрәк, сөяк, бәрәңге, суган җыя һәм дистәләгән әйберләрне...