Кама Тамагы районы Олы Кариледә Авыл көне бәйрәме узды
«Бер күрешү - үзе бер гомер", - дип юкка гына әйтмиләр. Чыннан да, очрашып сөйләшкәндә үткән гомернең күпме истәлекләре яңара.
Авылларда бергә җыелу, туганлык, дуслык җепләрен ныгыту өчен Авыл көннәре үткәрү матур традициягә керде. Шундый күңелле чара безнең Олы Кариле авылында да булып үтте. Бу матур кичә авылыбыз якташлар җәмгыяте...