Кама Тамагы урта мәктәбендә һәр елны Г.Тукайга багышланган шигырь бәйрәме уздырыла
Тукай дигәндә - татар халкы күздә тотылса, татарлар дип әйтүгә - Габдулла Тукай дигән шигъри исем күңелгә килә. Габдулла Тукай шагыйрь генә түгел, бәлки халкыбызның теле дә, моңы да, рухы да, язмышы да.
Бөек Тукай безгә үлмәс әсәрләр калдырган. Шигырьләре безне акыллы, тыйнак, гадел булырга өйрәтә, табигатьне, анда булган бар...