Кама Тамагында ноябрь башында кылынган җинаятьләр
Ноябрь аеның беренче ункөнлеге "Кама Тамагы" полиция бүлекчәсе хезмәткәрләре өчен һөнәри бәйрәм белән генә истә калмады.
Урлашулар турында өч гариза кабул ителде. Сөйкидә шәхси йорт сараеннан триммер, бензопычкы, автомобиль двигателе блогы һәм комкайрак станогын урлыйлар. Хуҗага 9 мең сумлык зыян килгән. Сатлыганда дача йортына да караклар керә, телевизор, электр самоварын...