Кама Тамагында һава торышы көйсезләнә
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 2 ноябрьдә, һава торышы сизелерлек үзгәрәчәк.
Синоптиклар фаразлавынча, иртән һәм көндез көньяк-көнбатыштан искән җилнең секундына 15-16 метрга җитеп көчәюе ихтимал. Урыны белән буран, явым-төшем вакытында күз күреме 1000 метрга кадәр кими.
Көндезге сәгатьләрдә һава температурасы 2 градус җылы булачак....