Җәй – ел дәвамына җитәрлек көч бирә
Июньнең кызган чагы. Укучылар яраткан, күптән көтелгән җәйге каникул тәмен татырга өлгерде инде. Әмма, моңа да карамастан, мәктәпләрдә алдагыча ук балалар тавышы тынып тормый - мәктәп яны лагерьлары эшли.
- Быел Олы Салтык мәктәбеннән кала барлык урта мәктәпләрдә мәктәп яны лагерьлары оештырылды,- ди мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Ирина Кузиева. -...