Түләүсез юридик хезмәт
«Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлеге иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә 26 сентябрьдә 8.00-16.00 сәгатьтә гражданнарга «Россия юристлар ассоциациясе» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы игълан иткән чираттагы түләүсез юридик ярдәм күрсәтүнең Халыкара көне үткәрелә. Адресы: Кама Тамагы штп, К. Марск урамы, 105 (китапханә бинасы). Гражданнарны нотариус, адвокат, прокуратура белгечләре, юристлар ассоциациясе әгъзалары кабул итә....