Матур һәм файдалы
Районның һәр мәктәбе үз территориясен кызыклы эшләнмәләр, табышлар белән бизәргә тырышкан. Кемдер кунакларны гадәти булмаган чәчәклекләре, кемдер кечкенә формадагы архитектура белән гаҗәпкә калдырган.
Иске Казиле мәктәбе территориясен агач тегермән, кое һәм үрелгән читән һәм чәчәккә күмелгән арба куелган авыл почмагы макеты бизи. Биредә башка табышлар да шактый. Мәсәлән, һәр фонарь...