Ярдәмче хуҗалыкларны үстерү өчен
Сыерлы кеше- сыйлы кеше, ди халык мәкале. Моның аша электән үк терлек тоткан кешенең ач калмавына ишарә ясаганнар. Бу мәкаль бүген дә үзенең яңгырашын югалтмаган.
Районыбызда шәхси хуҗалыкларда дүрт, биш, алты һәм аннан да күбрәк сыер асраган гаиләләр шактый. Һәм, әлбәттә, аларга ярдәм итү максатыннан төрле республика социаль программалары эшли,...