Җиңү җиңел бирелми
Республика күләмендә «Ватаным Татарстан» газетасының каһарман шагыйрь Муса Җәлил призына Әлмәт шәһәрендә узган бәйгедә безнең районнан Равил Мөбарәкшин катнашты һәм призлы урын яулады.
Көрәш киң таралды, чөнки милли көрәш ул спорт кына түгел, халыкның гореф-гадәтләрен саклау да. Спортның бу төре милләтебезнең кыюлыгына, тәвәккәллегенә басым ясый. 2003 елның апрелендә көрәш буенча...