Һәр экспонатка урын табыла
Куйбышев Затоннан Михаил Островидов районның туган якны өйрәнү музеенда еш кунакта була. Моннан тыш, ул экспозицияләр һәм яңа күргәзмәләрне карарга ярата, әмма бирегә буш кул белән килми.
-Михаил Леонидович безнең өчен кызыклы бүләкләр таба,-ди музей директоры Ирания Сәгъдиева. -Аның бүләкләре арасында китаплар төпләү станогы, Совет заманында кулланышта булган кәгазь һәм...