Чаңгыга басыгыз!
Узган якшәмбедә районда яшәүчеләр Татарстан халкы белән берлектә "Татарстан чаңгы юлы-2013" чарасында катнашты.
Авыл һәм шәһәр җирлекләреннән алынган мәгълүматларга караганда, районда әлеге спорт чарасында 322 кеше катнашкан. Куйбышев Затон, Тенеш, Бортас, Олы Кариле, Олы Салтык, Кирельск, Красновидовода ул аеруча актив үткән. Авыл җирлекләре арасында Сөйкидән 60 кеше, шәһәр җирлекләреннән Кама...