20 октябрь 2015 яңалыклары
-
Кама Тамагы Җәмигъ мәчетендә Корбан мәҗлесе үткәрелде
18 октябрь көнне район үзәгенең Җәмигъ мәчетендә Корбан мәҗлесе үткәрелде. Анда районыбыз мөслимәләре, авыллардан абыстайлар чакырылды. Очрашуның тагын бер сәбәбе әле яңа гына Согуд Гарәпстаныннан ерак сәфәрдән кайткан хаҗияләр Фәридә Рәмиева һәм Сания Сиразаева белән күрешү иде. Мәҗлесне районыбыз мөхтәсибе Галимулла хәзрәт Яруллин ачты. Ул Коръән сүрәләрен укыды, һиҗри ел...
-
7526 сум - Кама тамагы пенсионерларының яшәү минимумы
Бүген бишенче чакырылыш Дәүләт Советы депутатлары 12 нче утырышта беренче укылышта һәм тулаем "2016 елга пенсиягә федераль социаль өстәмә күләмен билгеләү өчен ТРда пенсионерның яшәү минимумы күләмен раслау турында"гы закон проектын бер тавыштан кабул итте. Аерым алганда, киләсе елга Татарстанда пенсионерның яшәү минимумы күләме 7526 сум итеп билгеләнә. ТР икътисад...
-
Кама Тамагы район Советында оештыру мәсьәләләре хәл ителде
20 октябрьдә өченче чакырылыш Кама Тамагы муниципаль район Советының икенче утырышы үткәрелде. Сессия эшендә 36 депутат, район оешмалары һәм учреждениеләре җитәкчеләре катнашты. Көн тәртибендәге беренче мәсьәлә буенча Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесен билгеләү мәсьәләсе каралды. Вакантлы вазыйфага конкурста ике кандидат катнашты. Депутатлар бертавыштан бу вазыйфага Алмаз...
-
Кама Тамагы районында Чакырылучы көне узды
Традиция буенча һәр көзге чакырылыш алдыннан Кама Тамагы районында Россия Кораллы көчләре сафларына чакырылуына багышланган Чакырылучы көне уза. Үткән җомгада мәдәният йортында шушы көнгә багышланган чара булды. Зур булмаган концертка тиздән армия сафларына алынасы егетләр килгәннәр иде. Аларга өйләреннән, туган җирләреннән, кадерле һәм якын кешеләреннән бер елга аерылып торырга туры...
-
Кама Тамагы район судына - 80 ел
Агымдагы елда Россиядә суд реформасының 150 еллыгы билгеләп үтелә. Ә Татарстан Республикасында тагын бер истәлекле датага - Казан округ суды оешуның 145 еллыгы уңаеннан чаралар каралган. Ул 1870 елның 8 ноябрендә тантаналы рәвештә ачылган. Кама Тамагы район судына 1 октябрьдә 80 ел булды. ТР Кама Тамагы районы территориясендә суд органнары...
-
Чираттагы "Голос.Дети" сезонында мөгаллимнәрнең ИСЕМЕ билгеле булды
Әлегә кадәр интрига булып сакланган сер чишелде. Беренче канал Твиттерда "Они вернулись!" дигән сөенче таратты. Алдагы сезоннарда тамашачыларның да, катнашучыларның да күңелен яулаган Максим Фадеев урынына Леонид Агутин килә. Твиттердагы хәбәрне тәрҗемәсез бирәбез: "Они вернулись! Дима Билан, Леонид Агутин, Пелагея - наставники шоу #ГолосДети 3". Матбугат.ру