20 сентябрь 2016 яңалыклары
-
Кече Салтык авылында гомер итүче Сабиров Рафаил Биккенә улының 21 сентябрьдә олуг юбилее. Аңа 65 яшь тула
Кадерле әти! Бу зур һәм якты бәйрәмең көнендә без сиңа ихлас котлауларыбызны юллыйбыз. Кадерле кешебез, сиңа булган теләкләребезнең иң мөһиме - алдагы гомер елларында тормыш юлларың иминлектә, сау-сәламәт булып, бәхетле көннәрдә, шатлык белән үтәргә язсын! Киләчәктә дә балаларыңның, оныкларыңның, кардәш-туганнарыңның шәфкатьлелеген, мәрхәмәтлелеген, игътибарын һәм ихтирамын тоеп, хәләл җефетең - әниебез...
-
Кече Салтык авылында яшәүче кадерле туганыбыз Сабиров Рафаил Биккенә улына 21 сентябрьдә 65 яшь тула
Без сине туган көнең - гомер бәйрәмең белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Сиңа корычтай нык сәламәтлек, шатлык-куанычлар, озын гомер, гаилә бәхете, тигез гомер, балаларыгызның игелеген күрүне телибез. Йортыгызда булсын иминлек, Кояш гел нурын чәчсен! Бәхет белән тулган күңелең Һәрчак яшь булып калсын! Изге теләкләр белән барча туганнарың исеменнән апаң Фәния,...
-
Кама Тамагы татар урта мәктәбендә ел саен хәйрия ярминкәсе үткәрү традициягә әйләнде
Бу уку елын педагоглар һәм укучылар игелекле эшләрдән башлады. Узган җомга көнне актлар залы гөрләп торды - берәүләр сатты, икенчеләре алды: камыр ризыклары, күптөрле кайнатмалар, ябылган салатлар, бал һәм кулдан бәйләнгән әйберләр бик тиз үз хуҗаларын тапты. - Ата-аналарга зур рәхмәт, - ди мәктәп директоры Альберт Мифтахов. - Һәрвакыт булышырга...
-
Кама Тамагы халкы хәзер көн саен яңа паркка йөри алачак
Узган шимбәдә Кама Тамагы штпда Комаров урамындагы яңа паркта Парклар һәм скверлар көненә багышланган күңелле бәйрәм булды. Бу көнне парк территориясендә поселок һәм район халкы, кунаклар җыелды. Аларга муниципаль район башлыгы урынбасары Газинур Габидуллин болай дип мөрәҗәгать итте: - Без бүген сезнең белән Парклар һәм скверлар көнен билгеләп үтәбез. Республика...
-
Кайнар линия
22 сентябрьдә хокукый ярдәм күрсәтү һәм гражданнар хокукларын саклауны тәэмин итү максатыннан суд карарларын үтәү мәсьәләләре буенча халык өчен "кайнар линия" телефоны эшләячәк. Гражданнарга төгәл мәгълүмат алырга, бәхәсле хәлләрне җайга салырга Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты, Татарстан Республикасы буенча Россия суд приставларының Федераль хезмәт идарәсе, "Россия юристлары...
-
Кама Тамагы районы буенча тавыш бирергә халыкның 97 проценты килгән
Агымдагы елда сайлаучылар исемлегендә 13188 кеше теркәлгән. 18 яше тулган 173 яшь кеше беренче тапкыр сайлау участокларына тавыш бирергә килде. Алар өчен сайлау комиссияләре бүләккә шоколад әзерләгән. Районда сайлаулар барышында дүрт партиядән: "Бердәм Россия", "Гадел Россия", "ЛДПР", КПРФтан 165 күзәтүче теркәлде. Кама Тамагы штпдагы 1647 нче һәм 1650 нче иң...