20 август 2014 яңалыклары
-
Пенсия таныклыгы тапшырылды
Кама Тамагы һәм Апас районнарында Пенсия фонды идарәсе тантаналы шартларда пенсия таныклыклары тапшыру дәвам итә. 20 августта идарә бинасында район үзәгендә яшәүче, беренче тапкыр пенсионер статусы алган Раилә Даниловага таныклык тапшырылды. Идарә җитәкчесе урынбасары Фирдания Гобәйдуллина аны тормышыныдагы әлеге истәлекле вакыйга белән котлап, сәламәтлек, иминлек,озын гомер, барлык башлангычларында уңышлар теләде.
-
Кунакларны ипи-тоз белән каршы алдылар
Быел Красновидоводагы Горький музее үзенең 35 еллыгын билгеләп үтә. Халыкта алма бәйрәме дип билгеләп үтелән торган традицион бәйрәмне музей әлеге истәлекле датага багышларга уйлаган. 1977 елда Красновидово авылында Горький музее төзелеше башлана. Ул өч ел төзелә. Аның төзелешенә күп кеше үзеннән өлеш керткән. Музейны оештыруда Казанның Горький музее директоры Мария...
-
Һәр сортка үз документы
Ел саен ТРда "Россельхозцентр" филиалы район бүлеге белгечләре орлыкларның сорт сыйфатын билгеләү эшләрен башкара. ТРда "Россельхозцентр" филиалы район бүлеге җитәкчесе Роберт Ганибаев белән әңгәмә орлык сыйфатына анализ һәм контроль ысуллары, шушы эш төре буенча дәүләт йөкләмәсен үтәү , авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренең апробация буенча эшләрне башкармауы нәтиҗәсендә орлыкларга сорт докуметлары...
-
Музей яшь, әмма инде танылып өлгергән
1977 елда Красновидовода Горький музее төзелеше башлана. Ул өч ел төзелә. Аның төзелешенә күп кеше үзеннән өлеш керткән. Болар - республиканың милли музее җитәкчелеге дә, район җитәкчелеге дә, җирле халык та. Әмма төп авырлык Горький ис. колхоз һәм аның рәисе Александр Камонина иңнәренә төшә, чөнки борынгы лавканы саклап калырга тырышып,...
-
Авылда беренче тапкыр, мондый бәйрәмдә беренче түгел
Затон "Волжанка» ветераннар хоры Красновидовода беренче тапкыр. Аларны Тәмте, Кама Тамагы, Тенеш тамашачылары яратып өлгерде инде. Красновидоволыларны үз иҗатлары белән таныштырыр вакыт та җитте. Хәер, башка авылларда яраткан бәйрәмнәрен ничек үткәрүләре белән дә танышасы килгән аларның. Шуны әйтеп үтәргә кирәк, артистлар һәм хуҗалар бер-берсен ошаттылар.
-
Шат тавышлы һәм көләч йөзле балалар
Казанның Абдулла Алиш исемендәге балалар иҗаты үзәгенең "Оберег" фольклор-этнографик коллективы Красновидовода беренче тапкыр гына түгел. Алар эзләнү миссиясе белән килеп, борынгы җырлар һәм риваятьләр җыйган, Иделнең уң ярында әйлән-бәйлән манераларын йөрәнгән, сарафаннар тегәргә өйрәнгән. Узган елда алар Горький музеенда алма бәйрәмендә кунаклар сыйфатына килгән иде. Алар күп түгел - биш...