20 март 2015 яңалыклары
-
Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан бүләкләр тапшырылды
19 мартта Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Кама Тамагы штп башлыгы НязКамалиев, социаль яклау идарәсе җитәкчесе Гөлназ Сафина, социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Гөлназ Гайнетдинова сугыш ветераннарына һәм аларның тол хатыннарына, тыл хезмәтчәннәренә РФ Президенты Владимир Путин исеменнән бүләкләр тапшырды. Район үзәгендә алар барлыгы 125 кеше(районда - 681), шуларның 34е...
-
Игелек һәм кайгырту маршруты
Республикада "Игелек һәм кайгырту маршруты" акциясе башланды. Аны ветераннарның республика советы үткәрә. Әлеге социаль мөһим проекты гамәлгә кую аз тәэмин ителгән, ялгыз пенсионер-ветераннарга социаль ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән. Акция Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы алдыннан үткәрелә. Ветераннарның республика советы азык-төлек җыелмасы алуга акчаны грант буенча откан. Узган пәнҗешәмбедә дистәләрчә пенсионерга,...
-
МЧС хезмәткәрләре белән очрашу үткәрелде
Келәнче төп мәктәбендә Каратал аерым постының МЧС хезмәткәрләре укучылар белән очрашу үткәрде. Алар укучылар белән куркынычсызлык кагыйдәләре турында ңәгәмә үткәрде.
-
Халыкара урман көнен карата
19 мартта Сөйки урта мәктәбендә Халыкара урман көнен багышланган сыйныфтан тыш чара үткәрелде. Укучылар алдында "Долгая Поляна" тыюлыгы белгече Татьяна Никитина чыгыш ясады. Ул "Урман - планетабыз җаны" дип исемләнгән әңгәмә үткәрде, урманны рациональ һәм дөрсе файдалану турында сөйләде.
-
Игелек кыл
Олы Кариле урта мәктәбе укучылары язгы игелек атнасы кысаларында өлкән яшьтәгеләргә ярдәм итте. Аларга су китерде, өйләрен җыешыруда ярдәм итте.
-
Нәүрүз бәйрәме үткәрелде
Иске Казиле урта мәктәбендә башлангыч сыйныф укучылары өчен Нәүрүз бәйрәме үткәрелде.
-
Ветеранда кунакта булдылар
19 мартта Кама Тамагы татар урта мәктәбенең 10 сыйныф укучылары Бөек Ватан сугышы ветераны Ислам Бари улы Гайфуллинда кунакта булды. Аның көнкүреше, тормышы белән кызыксынды.
-
Кама Тамагы урта мәктәбендә мәгълүмати сәгать
Район балалар китапханәчсе хезмәткәрләре "Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге" мәдәни-мәгариф проекты кысаларында Кама Тамагы урта мәктәбенең беренче сыйныф укучылары белән балалар язучысы һәм рәссам Е.И. Чарушин турында мәгълүмати сәгать үткәрде. Балалар язучы иҗаты һәм тормышы турында күп кенә кызыклы мәгълүмат алды. Рәхәтләнеп "Күңелле зверобика" ясады.
-
Кама Тамагының шефлык часте
17-18 мартта МР башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары АйратМалювков, хәрби комисаар Дамир Сергеев, "Форпост" директоры Александр Кочетков районыбыздан 9 егет хезмәт иткән Мәскүә өлкәсе Ногинск шәһәрендәге шефлык итүче хәрби частьтә булдылар. Район җитәкчелеге егетләребез хезмәт иткән шартлар белән танышты. Казарманы, туклану пунктын, ял итү бүлмәсен карадылар. Егетләр хезмәт итү шартларыннан канәгать,...