20 гыйнвар 2015 яңалыклары
-
Президент рәхмәт белдерде
ТР Президенты ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе урынбасары - башкарма комитет органнарының үзара эшләвен координацияләү идарәсе җитәкчесе Павел Николаевич Лохановка ТР дәүләт хакимияте органнарында озак еллар намуслы эшләве өчен Рәхмәт белдерде. Агымдагы елның 16 гыйнварыннан аңа Кама Тамагы муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкару йөкләнде.
-
Гражданнар кабул итте
Бүген Кама Тамагы МР башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Павел Лоханов шәхси сораулар буенча гражданнар кабул итте. Павел Николаевичка торак термонтлау, урамнарга ут кую, АЗС төзелеше, җир мәсьәләсе буенча 6 кеше мөрәҗәгать итте. Кабул итү тәмамланганан соң җавпаплы затларга әлеге мәсьәләләрне өйрәнү һәм мөрәҗәгать итүчеләргә ярдәм итү йөкләнде.
-
Җыелышлар үткәреләчәк
21 гыйнвардан 18 февральгә кадәр Кама Тамагы районы авыл һәм шәһәр җирлекләрендә 2014 елда районның социаль-икътисадый үсеш йомгаклары буенча МР башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Павел Лоханов катнашында гражданнар җыелышлары үткәреләчәк.
-
Китапханәгә бүләк
РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйлметдинов район авылара үзәк китапханәсенә Роза Хәмитованың "Яза каләм Келәнче-Бәки кылганнарын" дип исемләнгән 50 данә китабын бүләк итте.