19 ноябрь 2014 яңалыклары
-
Иганәчегә ышан, әмма үзең дә читтә калма
Административ комиссия әгъзалары фикеренчә, соңгы вакытта Олы Бортас авыл җирлегенә кергән Балчыклы авылында чын мәгънәсендә тәртип булдырылган. Әмма бу авыл экологик өмәләр белән генә аерылып тормый. Биредә төзекләндерү буенча җитди эш башкарырга уйлаганнар. Мәчет янындагы территорияне чистартудан башлаганнар. -Без биредә парк булдырырга хәл иттек, - ди җирлек башлыгы Радик Сәгъдиев....
-
Киләчәккә планнар
Беренче сыйныф укучылары Айнур Сабирҗанов һәм Рамил Мингалиев тырыша-тырыша дәфтәрләренә кечкенә җөмләләр яза. Алар Көрәле башлангыч мәктәбендә укыйлар. Малайлар русча да, татарча да бик яхшы сөйләшә, исәплиләр, укыйлар. Биредә, һичшиксез, укытучылар Рәфидә Хәбибуллина роле зур. Укытучы гомеренең утыз елын мәктәпкә багышлаган. Янәшәдә - күрше кабинетта өченче сыйныф укучысы Диана Зәйнуллина...
-
Гомер итү – урам аша кичү түгел
- Мин Себер кешесе. 1942 елның 8 гыйнварында Красноярск крае Себер-Енисей районы Пит-шәһәрчек торак пунктында туганмын,- дип сүзен башлады Кече Мәрәтхуҗа авылында яшәүче Хәбил Хәйруллин. Хәбил Габдулла улы гаиләсен 30 нчы елларда сөргенгә сөрәләр. Әнисе Мамадыш районыннан, әтисе- Балык Бистәсеннән. Алар сөргендә тормыш коралар, шунда балалары үсә. Бөек Ватан сугышы...
-
Назначен новый управляющий Набережночелнинским отделением Сбербанка
18 ноября 2014 года, г. Казань. - Отделение «Банк Татарстан» Сбербанка России сообщает о назначении Константина Георгиевича Подвального на должность управляющего Набережночелнинским отделением «Банка Татарстан» ОАО «Сбербанк России». Свою карьеру в банковской сфере Константин Подвальный начал в 1997 году. В Сбербанк пришел в 2012 году на должность заместителя управляющего Пермским...
-
Халыкара толерантлык көне
Ел саен 16 ноябрьдә Халыкара толерантлык көне билгеләп үтелә. Әлеге дата кешелек җәмгыяте яшәү һәм аны үстерү өчен мөһим, чөнки хәзерге заманның мәдәниле кешесе - ул үзен хөрмәт итү хисе булган һәм тирә яктагылар хөрмәт иткән кеше, чөнки толерантлык кешенең югары рухи һәм интеллектуаль үсешкә ия булу билгеләре. 18 ноябрьдә...
-
Законнар ничек туа?
Кичә Кирельск авыл Советы депутаты Александр Кошелев төп мәктәптә кунакта булды. Депутат укучылар белән "Законнар ничек туа" темасына дәрес үткәрде. Укучылар күп кенә яңалыклар белән танышты һәм белде.
-
Кыш бабай кабул итә
18 ноябрьдә Великий Устюгта яшәүче Россиянең баш кыш тылсымчысы туган көнен билгеләп үтте. Бәйрәм табынына Татарстан Кыш бабае да чакырылган иде. Быел республикадан әкияти тантанага кем барасы билгеле түгел, әмма җитди сайлап алу бара: Кыш бабай резиденциясе Россиядә кышкы бәйрәмдә төбәк данын яклау өчен иң яхшы татар тылсымчысына конкурс игълан...
-
Кадетлар янәдән ярдәмгә килде
Кичә кадет мәктәбенең 11 сыйныф укучылары Затонның "Родничок" балалар бакчасы үтенеченә җавап йөзеннән, бакча территориясендә оештырылган өмәдә катнашты.
-
Үлем белән кайда сәүдә итүләрен хәбәр ит!
17 ноябрьдән 28 ноябрьгә кадәр наркоконтрольнең барлык бүлекчәләрендә кабат "Кайнар линия" телефоннары эшли башлый, алар Татарстанда яшәүчеләрдән шалтыратулар кабул итәчәк. "Кайнар линия" телефоныннан "Үлем белән кайда сәүдә итүләрен хәбәр ит!" акциясе барышында наркотик чараларның законсыз әйләнеше, наркотиклар куллану һәм притоннар тоту фактлары турында хәбәр итәргә мөмкин. Тагын бер кат искәртәбез,...
-
Парламент дәресе
Кичә Рудник урта мәктәбендә өлкән сыйныфларда парламент дәресе үткәрелде. Укучыларны агмәлдәге закон белән җәмгыять белем укытучысы Эльвира Лизунина, ә поселок Советы депутатлар корпусы эше белән Тенеш поселок Советы башлыгы Илсөя Гайнетдинова таныштырды. Илсөя Рафаиль кызы укучыларны кызхыксындырган сорауларга җавап бирде. Аннары Эльмира Хәмзә кызы укучыларны егерме ел эчендә ТР Дәүләт...
-
Навигация тәмамлана
«Бүген ТР сулыкларында кече күләмле суднолар навигациясе тәмамлана", - диде кичә бу хакта ТР МК брифингы вакытына ТРда кече күләмле суднолар буенча баш дәүләт инспекторы Илһам Насыйбуллин. Әлеге брифинг кышын сулыкларда куркынычсызлык мәсьәләләренә багышланган иде. 15 ноябрь сулыкларда куркынычсызлык айлыгы башланды. Кешеләр суклыкларга чыга торган урыннарда 41 аншлаг куюга заявка...