19 октябрь 2016 яңалыклары
-
Кама Тамагы стадионын реконструкцияләгәннән соң белгечләр биредә халыкара дәрәҗәдәге ярышлар үткәрергә була дигән фикердә
"Стадионга нинди капчыклар кайтартылган? Төзүчеләргә чүп-чар салыр өчен кирәкме әллә алар?" Район халкы шундый сораулар бирә. Стадионда чыннан да капчыклар күп. Аларда нәрсә икән соң? "Капчыкларда ком һәм резина вагы, - ди төзүчеләр. - Болар барысы да стадионның ясалма өслеге компонентлары". Бу төзелештә төп подрядчы - "Стройком" төзелеш фирмасы, ә...
-
Кама Тамагы районы прокуратурасы яшәүче туберкулез белән авыручы өч кешене мәҗбүри тикшерү һәм дәвалау турында судка өч гариза җибәрде
- Гамәлдәге закон прокуратура хезмәткәрләренә авыру йоктырган гражданнарны мәҗбүри рәвештә медицина оешмаларына тикшерүгә һәм дәвалануга җибәрү турындагы таләп белән судка мөрәҗәгать итү мөмкинлеге бирә,- ди район прокуроры Фәнис Шәйхаттаров. - Без "Россия Федерациясендә туберкулез таралуны кисәтү турында"гы 77нче Федераль Закон нигезендә эш итәбез. Закон нигезендә туберкулезның төрле формалары белән авыручылар,...
-
Кече Карамал авылында яшәүче әтиебез Мифтахов Фоат Фәттах улының 80 яшьлек юбилее, әниебез Мифтахова Миннеруй Халик кызына 77 яшь тула.
Кадерлеләребез! Сезне ихлас күңелдән туган көннәрегез белән котлыйбыз. Көннәрегез шатлык белән үтсен, гомер юлыгыз озын булсын, кайгы-хәсрәт күрми, бер-берегезгә терәк һәм кирәк булып, тигез гомер итегез.Безне кадерләп үстереп, гаделлеккә өйрәткәнегез өчен зур рәхмәт сезгә. Ак бәхетләр юлдаш булсын сезгә, Балаларыгыз булсын зур терәк. Шатланышып бергә яшәр өчен Бу дөньяда безгә...
-
Олы Яңасала авылында яшәүче кадерле кызыбыз, апабыз Гомәрова Гөлнур Миннур кызының 20 октябрьдә 45 яшьлек юбилее.
Кадерлебез! Сине туган көнең белән чын күңелдән котлыйбыз! Сиңа нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, якыннарыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез. Гел шулай елмаеп, безне сөендереп озак яшәсәң иде. Олы җанлы, изге йөрәк синдә, Кояштай нур сирпеп яшисең. Җылың җитә безнең...
-
Кама Тамагыннан хаҗга баручылар исән-сау әйләнеп кайтты
Хаҗ кылу - динебездә мөселманнарга фарыз булган бишенче багана. Мөмкинлеге булган һәркем аны гомерендә бер булса да үтәргә тиеш. Быел безнең районнан ике кеше хаҗ гамәлен үтәп кайтты. Алар - Җәмигъ мәчете имамы Рафаил Асейнов һәм Көрәле авылыннан Рәшидә Харисова. Исән-имин әйләнеп кайтучы хаҗиларны олылап, мәчеттә район мөхтәсибе Галимулла хәзрәт,...