19 май 2015 яңалыклары
-
Без иң яхшылар арасында
Республика конкурсына йомгак ясалды. Ул Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан ТР муниципаль районнары һәм шәһәр округлары бәйрәм бизәлешенә багышланган иде. Безнең район диплом белән бүләкләнде. Аны МР башкарма комитеты җитәкчесе Павел Лохановка ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды.
-
Котлау
Хөрмәтле хезмәттәшләрем, редакциянең иң чибәр кызлары! Бәйрәм белән Сезне чын күңелдән тәбрик итәм! Күңелем белән бүген сезнең янда мин дә... Башкалар белмәгән күп төрле мәшәкатьле эшегездә уңышлар гына юлдаш булсын. Сәламәт булыгыз. Хезмәтегездән тәм һәм ямь табып эшләргә дә эшләргә язсын. Уңышлар гына теләп калам. Ләйсән.
-
Яшь талантлар фестиваль -конкурсы
5 майда Казанның Залесный мәдәният үзәгендә «Восходящая звезда-2015» республика иҗат фестиваль-конкурсы булды. Фестиваль-конкурста Питрәч, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Актаныш, Кукмара районнары авыл җирлекләре, Болгар һәм Казан шәһәреннән катнашучылар һәм кунаклар җыелды. Жюри составында халыкара конкурслар алу лауреаты, өстәмә һөнәри белем бирү институты ректоры Рамил Садриев, өстәмә һөнәри белем бирү институтының...
-
Үз талантың белән уртаклаш
15 майда Кама Тамагы урта мәктәбе базасында иҗат идеяләре икенче район фестивале үткәрелде. Анда районның барлык мәктәпләре дә диярлек катнашты һәм һәрберсе тамашачыны нәрсә белән булса да гаҗәпкә калдырды. Быел фестивальдә катнашучылар зәвыклар буенча бүленде. Укучылар һәм укытучылар 9 мәйданчыкта үз иҗатларын тәкъдим итте һәм мастер-класслар бирде. Берничә мәктәп агачтан...