19 март 2015 яңалыклары
-
Наркотикларга каршы акция башланды
Татарстанда «Үлемне кайда саталар, хәбәр ит!" Бөтенроссия наркотикларга каршы акциянеңберенче этабы башланды. 16 марттан 27 мартка кадәр Татарстанның наркоконтроль "ышаныч телефоны"на теләсә кем төбәктә наркотиклар тарату факты турында хәбәр итә ала. Кергән бар мәгълүмат оператив-тикшеү төркеме тарафыннан мәҗбүри тикшерелә. Акция ел саен ике этапта үткәрелә. Беренче эатп вакытында ике атна...
-
Ашказаны һәм акыл өчен азык
Чәршәмбе район мәгариф идарәсендә мәктәп директорлары һәм балалар бакчалары мөдирләре киңәшмәсе үткәрелде. Беренче мәсьәлә мәктәп һәм мәктәпкәчә яшьтәге учреждениеләрдә туклануны оештыру мәсьәләсенә кагылды. Катнашучылар алдында «Роспотребнадзор« ТОУ баш белгеч-эксперты Лилия Сафина чыгыш ясады. Ул продуктлар куючылар- шәхси эшмәкәрләр һәм мәктәп директорлары игътибарын мәктәп ашханәләрендә һәм балалар бакчалары кухняларында нинди продуктлар...
-
Язгы игелек атнасы
16 мартта Тәмте урта мәктәбендә республика игелек атнасы кысаларында безнең балалар көне үткәрелде. Башлангыч сыйныф укучылары өчен капитаннар - өлкән сыйныф укучылары Галина Ибраһимова һәм Анна Умылина "Кем кызыклы уен уйный?" дип исемләнгән уен оештырды.
-
Прокуратура тикшерү үткәрде
Район прокуратурасы хезмәткәргә хезмәт хакын тотып калу фактын тикшерде. Тикшерү вакытында «Кама Тамагы» авыл хуҗалыгы предприятиесе директоры Айрат Нугаев боерыгы нигезендә ветеринария табибы-ортопед Илдар Вавиловның 2014 елынң 1 апреденнән 21 апрельгә кадәр эшләү чорында тулы күләмдәге 14183 сум хезмәт хакы тотылып кала. Җаваплыгы чикләнгән җәмгыять хезмәткәрнең хезмәт хакын тотып калу...
-
Экологик светофор
Куйбышев Затонның Столяров ис. мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре Затон урта мәктәбенең 5-6 сыйныф укучылары өчен "Экологик светофор" викторинасы үткәрде.
-
Игътибар– балалар!
20-31 мартта язгы каникул көннәрендә юлларда укучыларның куркынычсызлыгын тәэминитүгә юнәлдерелгән профилактик операция башлана. Бу вакытта транспортйөртүчеләргәгенә түгел, өлкәннәргәдә, ата-аналарга да аеруча игътибарлы булырга тиеш, чөнки каникул язгы ташу вкытына туры килә. Берүк вакытта «Бала - төп пассажир» акциясе үткәрелә. ЮХИДИ хезмәткәрләре балалар креслосы булуга аерым игътибар бирәчәк.