19 февраль 2016 яңалыклары
-
Кама Тамагы ”Салават күпере” балалар бакчасында Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулу уңаеннан чаралар уздырылды (фото)
Герой -шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулу уңаеннан безнең балалар бакчасында төркемендә һәм 16 нчы февральдә уртанчылар һәм зурлар төркеме балалары өчен, аның шигырьләреннән һәм җырларыннан төзелгән шигырь конкурсы һәм бәйрәм кичәсе үткәрдек. Бәйрәмгә балалар алдан ук хәзерләнде: күп шигырьләр,җырлы уеннар өйрәндек.Конкурс барышында хәтта рус балалары да татарча шигырьләр...
-
Муса Җәлилгә 110 ел тулу уңаеннан Кама Тамагы Каратал авылы китапханәсендә шигырь бәйрәме булып узды
Муса Җәлил... Бу исем һәркемгә яхшы таныш. Шагыйрь, көрәшче. Бөек Ватан сугышы герое. Мәңгелек шагыйрь… Татарстан белән генә чикләнеп калмыйча, бөтен дөнья буйлап аның исеме тирән ихтирам белән искә алалар, үлемсез батырлыгы алдында баш ияләр. Муса Җәлилгә 110 ел тулу уңаеннан Каратал авылы китапханәсендә шигырь бәйрәме булып узды, "Бөек шагыйрь...
-
24 февральдә Кама Тамагы муниципаль районы Советының йомгаклау утырышы булачак
Анда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм республика министрлыклары вәкилләре, депутатлар, район учреждение, оешма һәм предприятие җитәкчеләре катнашачак. Утырышта районның 2015 елга социаль-икътисадый үсешенә нәтиҗәләр ясалачак. Ул район мәдәният йортында көннең икенче яртысында узачак.
-
Кама Тамагында тәрбияче-педагоглар арасында үткәрелүче “Ел тәрбиячесе -2016” бәйгесенең муниципаль этабы тәмамланды (фото)
Финалга чыгучылар - мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә сайлап алу аша узган тәрбиячеләр. Бәйге оештыручыларының максаты - зона этабында райондагы мәктәпкәчә белем бирү сыйфатын күрсәтерлек иң яхшы педагогларны сайлап алу. Ахырын газетадан укыгыз