19 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
Чүплек күрсәң, хәбәр ит
ТР Экология министрлыгы ел саен экологик хәлне яхшыртуга, табигатьтә үз-үзеңне культуралы тотарга өйрәтүгә багышланган акцияләр үткәрә. Уяу татарстанлылар өчен республиканың экология министрлыгыннан 1500 сум акча алу мөмкинлеге бар. Бүләкне законсыз чүп өемнәре, сулыклар янында машина юу очраклары яки су саклау зоналарында законсыз төзелеш объектлары булу турында хәбәр итүчеләр алачак.
-
Авырган укучылар өчен ГТО бирү мәҗбүриме?
Татарстан мәктәпләрендә ГТО ("Хезмәткә һәм оборонага әзер!") нормативлары бирүнең икенче этабы башланды. Күпчелек балалар аны сөенеп тапшырса, шикаять белдерүче әти-әниләр дә аз түгел. Шулай да укучыларның физкультура белән дуслыгы артканмы икән соң? - Узган ел ГТО үтәүдә 260 меңгә якын укучы катнашкан. Шуларның 203 меңгә якыны аны уңышлы үтәгән. Бүген...
-
Кама Тамагы районында наркотиклар сату белән шөгыльләнүчеләр өчен җәза катгый булачак
Узган елның февраль аенда Кама Тамагы районында наркотиклар сату белән шөгыльләнүчеләр ачыкланды. Операция республика һәм безнең райондагы хокук саклау органнары көче белән үткәрелде. - Җинаять эше төркемгә берләшмәгән берничә кешегә карата кузгатылды. 2015 ел дәвамында шушы җинаять эшләре эпизодлары буенча тикшерү алып барылды. Нәтиҗәдә узган ел көзендә гаепләнүчеләрнең берсенә карата...
-
Кама Тамагында үз шәхси ярдәмче хуҗалыкларын үстерергә теләге булган авыл кешеләре өчен программалар
Бүгенге көндә республикада авыллардагы кече ферма хуҗалыклары үсешенә ярдәм итүгә юнәлдерелгән 10нан артык программа гамәлдә. Һәм берничәсе эшләнелеп бетерелү дәрәҗәсендә. Чыннан да, авыл хезмәтчәннәренә ярдәм аз түгел - бу субсидияләнгән кредитлар бирү, ферма территорияләренә юл төзү һәм төзекләндерү, мөгезле эре терлек алу өчен кредитлар бирү, мини-фермалар төзелешенә киткән чыгымнарны каплау,...