18 декабрь 2014 яңалыклары
-
Халыкара конкурста җиңде
Кама Тамагы районының Иске Казиле урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Ләйлә Гыймранова "Башлангыч сыйныф укучыларының проекты" номинациясендә "Башлангыч сыйныф укытучылары иҗатында заманча белем бирү технологияләре" Халыкара конкурсында җиңү яулады.
-
Дәлилләр җинаятьчегә күрсәтте
Бер ай элек Куйбышев Затонда Күпфатирлы йортларның берсендә алынган авыр тән җәрәхәтләреннән вафат булган хатын-кыз мәете һәим авыр хәлдәге ире кеше табыла. Ир кешене аңсыз килеш район сырхауханәсенә китерәләр һәм операция ясыйлар. -Әлеге резонанслы җинаятьне ТР ЭЭМда контрольгә алдылар, санаулы сәгатьләр эчендә районга үзәк аппарат хезмәткәрләре, күчмә лаборатория белән тикшерү...
-
Автоинспепкция кисәтә
Хәзерге вакытта республиканың күп кенә раойннарында карлы яңгырга бәйле рәвештә катлаулы юл-метеорология шартлары күзәтелә. ТР ЭЭМ ЮХИДИ идарәсе автомобильчеләргә юлларда сак булуларын, тизлек режимын үтәүләрен исләренә төшерә.
-
Башлангыч сыйныф өчен КВН
Бүген Рудник урта мәктәбе укучылары өчен рус теле һәм әдәбияты укытучысы Валентина Вәлиева рус теле һәм әдәбияты дөньясына мавыктыргыч сәяхәт үткәрде. Уенга кушылу өчен укучылар ике командага бүленде. Конкурслар арасында җитәкче тамашачылар өчен төрле конкурслар үткәрде. Тема мондый кызыклы формада укыту балаларга кызыклы һәм истә калырлык булды.
-
Яңа ел символы - сарык һәркем игътибарын җәлеп итте
Кама Тамагы район үзәгендәге "Кояшкай" балалар бакчасы төркемнәрендә Яңа елга эшләнмәләр конкурсы үткәрелде. Шунысы шатлыклы, анда әниләр гнеә түгел, әтиләр дә катнашты. Әкияти агачлар һәм йортчыклар, төрле материалдан ясалган әйберләр белән бизәлгән чыршылар, каз кызлары, кар бабайлары һәм, әлбәттә, киләсе ел символы - сарык балалр һәм өлкәннәр игътибарын үзенә җәлеп...
-
Рудник урта мәктәбе укучылары уен үзләштерә
Энергияне саклау буенча ЖЭКның яңа уены пәйда булуы белән Рудник урта мәктәбе укучыларының яңа мавыгуы барлыкка килгән. Уен укучылар өчен зур кызыксыну уята, чөнки моңа охшаш уен әлегәчә юк иде. Алар төрле дәрәҗәләрне кызыксыну белән уза һәм ата-аналарына электр энергиясен ничек һәм кайда экономияләргә кирәклеге хакында сөйли.
-
Яңа ел юллары
2015 елда районда юлларны реконструкцияләү һәм төзү өчен 45 миллион сумнан артык акча тоту планлаштырыла. Кайсы авылларда яшәүчеләрне үз урамнарында үзгәрешләр көтүе хакында МР башкарма комитет җитәкчесе Айрат Малюков сөйли. - 2015 елда районда юл челтәрләрен төзекләндерүгә юнәлдерелгән өч республика программасын гамәлгә кую дәвам итәчәк. «Җирле билгеләнештәге гомуми файдаланудагы юлларда...
-
Алар хезмәте һәркемгә кирәк
Ел саен 22 декабрьдә, элек СССРда, аннан соң Россиядә безне- яктылык, җылылык һәм уңайлыклар белән, ә җитештерү куәтләрен- кирәкле энергия белән тәэмин итүче миллионлаган белгечләр бәйрәме - Энергетиклар көне билгеләп үтелә. - Баш энергетик Альберт Исфат улының бездә кайчаннан эшләвен хәтерләмим дә инде,-дип сүзен башлады "Кама Тамагы гипс руднигы" акционерлар...
-
Укучылар мәдәни чараларда катнашуларын дәвам итә
Район мәктәпләре укучылары "Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге" мәдәни-мәгариф проекты кысаларында район балалар китапханәсе әзерләгән чараларда катнаша. Укучылар толерантлык турындагы презентация белән танышты, әлеге сүзнең мәгънәсе турында әңгәмә үткәрде, "Яңа ел калейдоскопы" китап күргәзмәсе карады, яңа ел хикәяләре, шигырьләр, теләкләр тыңлады. Чираттагы очрашу "Кышкы әкият" видеофильмы карау белән тәмамланды.
-
Котлыйбыз!
Республика балалар клиник сырхауханәсендә ТР медицина хезмәткәрләре арасында «Халык өчен вакцина профилакткиасы буенча иң яхшы мәкалә» конкрусына йомгак ясалды. Тавыш бирү нәтиҗәсендә беренче урын Кама Тамагы ЦРБ балалар табибы Альберт Сафин һәм КДМУ педиатрия факультеты студенты Руслан Сафинга бирелде.
-
Авырлыклар аны сындырмаган
Кече Мәрәтхуҗа авылында 90 яшьлеген тутырган Мөкатдисә әби Галимованы белмәүче тирә-күрше авылларда бик сирәктер. Ул өлкән яшьтә булуына карамастан һәрчак ачык йөзле, җыйнак, җитеш һәм өлгер. Сабыр, түземле булырга, тормыш авырлыкларына бирешмәскә аны ул кичергән авыр еллар өйрәткәндер, мөгаен. Мөкатдисә әбинең әтисе 52 яшендә вафат була. Әнисе 4 бала белән...