18 декабрь 2012 яңалыклары
-
Алар моңа лаек
Дәүләтебез өлкәннәрне игътибарсыз калдырмый, төрле яктан төрлечә кайгырта. Мисал өчен, РФ Президенты тарафыннан аларга хөрмәт күрсәтеп 90, 95, 100 яшь тулган көннәренә җылы теләкләр юллаган махсус тәбрикләү телеграммасын алу өлкәннәргә олы бер куаныч өсти, бу мизгелдә аларның күңелләре нечкәреп, дулкынлану хисләре йөзләрендә балкый. 15 декабрьдә шундый телеграмманы гомере буе урман...
-
Хезмәтенә күрә хөрмәте
«ТР Кама Тамагы муниципаль районы Тенеш шәһәр тибындагы поселок» муниципаль берәмлеге башлыгы Илсөя Гайнетдинова Кама Тамагы муниципаль районының социаль-икътисадый һәм мәдәни үсешенә керткән өлеше өчен Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Хатта шулай ук Илсөя Рафаэль кызының оештыру сәләте, куелган бурычны үтәүгә җаваплы карашы, хезмәттәшләре һәм халыкның...
-
Юристлар кабул итә
21 декабрьдә Россия юристлар ассоциациясе түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне үткәрә. Әлеге чара кысаларында Россия юристлар ассоциациясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, «бердәм Россия» партиясе бүлекчәсе, ТРда РФ Юстиция министрлыгы идарәсе, Татарстан Республикасы адвокатлар һәм нотариаль палата белән берлектә Татарстан Республикасы территориясендә халыкка түләүсез юридик хезмәт күрсәтү көне...
-
Боксчылар – республика призерлары
Декабрь башында Алабугада районыбызның балалар-яшүсмерләр спорт клубына йөрүче укучылар - СССРның спорт мастеры Вил Камалов шәкертләре 1998-1999 елда туган егетләр арасында Россия спорт мастеры полиция майоры Евгений Муньков истәлегенә багышланган бокс буенча ТР беренчелегендә катнашты. Җамал Мөхәммәдиев (50 кг.га кадәр үлчәү авырлыгында) һәм Таһир Корбанов (72 кг.га кадәр) бронза призерлар...
-
Эчә торган су сыйфаты
Кама Тамагы районы "Волжские зори" газетасы баш мөхәррире В.А. Юмановка Сөйки авылында яшәүченең ТР Президенты Р.Н. Миңнехановка эчә торган су турындагы мөрәҗәгате буенча түбәндәге мәкаләне бастыруыгызны үтенәм. Сөйки авылының көньяк-көнбатыш өлешендәге эчә торган суның начар сыйфаты турында. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген саклау өлкәсендә күзәтчелек итү федераль хезмәтенең Татарстан...
-
Кибеткә күзлек алырга
13 декабрьдә район үзәгендә шәхси эшмәкәр Алексей Жидяевский оптика салоны ачты. «Оптика» район халкына киң ассортиментта күзлек һәм линзалар тәкъдим итә. Салонда белгечләр заманча җиһазларда күзләрне тикшереп, күзлек һәм линзалар сайлау буенча консультация бирә. Салонның беренче сатып алучылары күзлекләр, заманча кысалар, линзалар ассортиментын бәяләп, шактый гына ташлама алды. Заманча таләпләргә...
-
Исәнме, музей!
Красновидоводагы музейга Александра Макарова җитәкчелегендә мәктәп укучылары кунакка килде. Без балалар белән үткәннәргә сәяхәт кылып, тикшеренү эше үткәрдек. Безнең һәрберебезгә «балык һәм балыкчы турындагы әкият» бик таныш. Әкиятне укыган вакытта без торак төрләрен өйрәндек. Иң башта карт белән карчык землянкада яши. Нәрсә ул? Аның үзенчәлекләре нинди? Тәрәзәләре бармы? Без бу...
-
Кышлату чорында
Узган шимбәдә "Кама Тамагы " АХПның Барыш бүлекчәсендә авыл хуҗалыгы берләшмәләре һәм аның бүлекчә җитәкчеләре, зооветбелгечләр һәм хисапчылары катнашында семинар-киңәшмә үткәрелде. Аның эшендә муниципаль район башлыгы урынбасары Рөстәм Гыйлметдинов, МР Совет аппарат җитәкчесе Илдар Вахитов, РУСХиП җитәкчесе Александр Сычев, раойн дәүләт ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Владимир Россиев катнашты. Белгечләр Кыртапа һәм...
-
Шәхси счетлар турында
Пенсиянең тупланма өлеше булмаган гражданнарга пенсия счетлары торышы турында хәбәр җибәрә. Россия Федерациясе Пенсия фонды, гамәлдәге закон нигезендә пенсияләренең тупланма өлеше булмаган гражданнарга пенсия иминләве системасында индивидуаль лицевой счетлары торышы турында хәбәр җибәрә башлады. Агымдагы елда андый хатны 800дән күбрәк кеше алачак. Һәр хәбәр-заказлы хат, ул гражданинның индивидуаль лицевой счетында...
-
Җырлап ачыла күңел
Балтач авылы мәдәният йортында хатын-кызларны кунакка чакырып, алар өчен махсус концерт программасы, чәй өстәлләре әзерләп үткәрелгән кичә күңелләребездз озак сакланыр әле. Бәйрәмебез изге догалар уку белән башланды. Аннан Нурания Хәйруллина, Фәнзилә Мөхәммәдуллина танылган шагыйрьләребезнең әниләргә багышлап язган шигырьләрен укыды. Сәнгатьле укудан, шигырь юлларына салынган матур теләк, җылы сүзләрдән күзләр яшьләнде....