18 сентябрь 2014 яңалыклары
-
Татарстан кроссы
20 сентябрьдө, шимбө көне, 10сәгатьтә Кама Тамагы штп үзәк стадионда "Татарстан кроссы" җиңел атлетика йөгерүе булачак. Хатын-кызлар 800 метр (2 әйләнә), ирләр 1200 метр (3 әйләнә) йөгерәчәк. Катнашучыларны теркәү стадионда 9 сәгатьтә башлана.
-
Финалга чыктылар
Затон мәктәбе укучылары бу көннәрдә"Исән калу" республика ярышларында катнаша. Алар Биектау районында палаталы лагерьдә яши. Безнең район данын 9 укучы һәм ике җитәкче - ТИН укытучысы Александр Сорокин, спорт ориентлашуЫ буенча тренер Николай Егоров яклый. Үзләрен яхшы яктан күрсәтеп, алар финалга чыкты.
-
Җир турында кайгыртсаң, яхшы уңыш алырсың
Биологик: бүлбеләрне җиде көндә яки утырткан көндә псевдобактерин-2, ризоплан, баксис, ризоплен, триходермин препаратлары белән эшкәртү, шулай ук аларны авырулар килеп чыкканчы вегетация чорында үсентеләргә 7-10 көн аралыгында сиптерү. Химик: авыруның беренче билгеләре барлыкка килгәндә Агиба Пик, ВС; Хом, СП; Ордан, СП; Оксихом, ВГД һәм "Россия Федерациясе территориясендә кулланырга рөхсәт ителгән...
-
Шәхси үрнәк күрсәтеп кенә...
Август ахыры. Кич белән күл яныннан кайтып киләм һәм шундый күренешкә тап булдым: эскәмиядә ике яшь әни сөйләшеп утыра, янәшәдә өч-дүрт яшьлек ике бала уйнап йөри. Шуларның берсе җирдәге пластик шешәне алып күлгә ташлады. - Алай ярамый,- дип кычкырдым мин. - Күлгә чүп ташларга ярамый. Ә сез ник дәшмисез, дидем...
-
Үзсалым– авылыңа ярдәм
Районның торак пунктларында яшәүчеләр үзсалым акциясендә катнашты. Иске Казиледә тулаем 171400 сум җыелган, әмма барлык авылларда да үзсалымга аңлы караш юк. Мәсәлән, Бишалабта бер тиен дә җыелмаган. Иң зур сумма Иске Казиледә - 107200 сум, Караталда яшәүчеләр 5730, Атабайда 6900 сум. Әлеге акча нигездә авыл урамнарына вак таш җәюгә тотылачак.
-
Заявкалар кабул ителә
Татарстан Республикасының Икътисад министрлыгында 10 сентябрьдән 14 октябрьгә кадәр Татарстан Республикасы бюджетыннан 2014 елда субсидия алуга хокукка Татарстан Республикасында социаль ориентлашкан коммерция булмаган оешмалар конкурсында катнашу өчен заявкалар кабул итә. тулы мәгълүматны Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы сайтында (http://mert.tatarstan.ru/rus/socially_focused_non-profit_organizations/subsidies_2014.html) табарга мөмкин.
-
Урманнарны саклыйк!
Олы Кариле участок урманчылыгы урманнары 10 мең гектардан артык мәйдан били. Әлеге территориягә дүрт кеше хезмәт күрсәтә. Бу якшәмбедә урманчылык хезмәткәрләре һәм белгечләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. - Ел саен без 25 гектарга якын мәйданга ылыслы һәм яфраклы агач үсентеләре утыртабыз,- ди Олы Кариле участок урманчылыгы урманчысы Азат Хикмәтуллин....
-
Газеталарны китермиләрме? Хәбәр итегез!
«Татарстан почтасы» УФПС һәм «Татмедиа» ААҖ арасындагы килешү нигезендә теләсә кайсы әбүнәче вакытлы басманы вакытында китермәү фактлары турында редакциянең электрон адресына хәбәр итә ала. «Татарстан почтасы» УФПС газета-журналы китерелмәгән әбүнәче адресын (раойн, торак пункт, урам, йорт, фатир, ФИО) хәбәр итүне үтенә.