18 июль 2013 яңалыклары
-
Электрон документлар әйләнеше гамәлдә
Районда оешмаларның барысы да акрынлап электрон документлар әйләнешенә күчә. Бу системага Кама Тамагы һәм Апас районнары буенча Пенсия фонды идарәсе дә кушылды. 18 июльдә район мәдәният йортында ТР Министрлар Кабинеты карары белән пенсияләр билгеләү турында документларның электрон үрнәкләрен әзерләү буенча семинар үткәрелде.
-
Тулы бер бәхет
Бөек Ватан сугышы ветераны Сәрдәр Әхмәтҗановны 90 яше белән котларга дуслары һәм туганнары бакчадагы мул өстәл артына җыелды. Сугыш ветераны олуг юбилеен билгеләп үтә. Бәйрәм өстәл белән генә түгел, бүләкләргә дә бай иде, барыннан да элек үзенең зур гаиләсе белән. Сәрдәр Авзал улы үзенең хатыны белән биш бала тәрбияләп үстергәннәр,...
-
Статус югарырак, чикләүләр күбрәк
Агымдагы елның 6 июлендәге 482 нче Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә региональ билгеләнештәге "Лабач тавы", "Лабыш тавы" табигать һәйкәлләре "Лабач тавы" һәм "Лабыш тавы" ландшавт профиле региональ билгеләнештәге дәүләт табигый тыюлыгы" статусы ала. Шул уңайдан тыюлык территориясендә аерым саклау һәм табигатьтән файдалану режимы кертелә. Тыюлык территориясендә тукталыш урыннары булдыру,...
-
Мәчет төзелә
Көрәле авылында мәчет төзелеше бара. - Бу төзелеш агымдагы елның язында башланды. Аны шушы авылда туып үскән шәхси эшмәкәр Айрат Сәфәров үз акчасына төзетә. Ә аны бу эшкә әнисе рухландырган, гыйбадәт йортын нәкъ менә аның хөрмәтенә төзи башлаганнар. Төзелеш темплары авыл халкын шатландыра. Авылыбызда мәчет төзеткән өчен без бик рәхмәтле,...
-
Онытылмас мизгелләр
Гимнастика буенча тренер Юлия Овезмамедовада шөгыльләнүче 17 кыз 16 июльдә Казан Универсиадасында спортның шушы төре буенча финал ярышларын карап кайтты. - Республиканың барлык районнары спортның биш төре буенча ярышларны карау мөмкинлеге алды,-ди Юлия Бердыевна. -Районыбызның Балалар-яшьләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр билбау көрәше, өстәл теннисы, волейбол, футбол ярышларын карап кайтты. Бокс урынына...
-
Җиләкле җәй
Безнең район җиләк-җимеш, яшелчә үстерү өчен бик уңайлы урынга урнашкан, табигатьнең гүзәл почмагы дигән сүзләр дә буш түгел. Мул алма бакчасы дисеңме, урамнарны бизәп үскән чия, сливамы?! Каматамагылылар рәхәтләнеп бакча нигъмәтләреннән күп еллар буе файдалана, яратып карый. Әлбәттә, бу өстәмә керем, аеруча пенсионерлар өчен. Алай гына да түгел, бу бит...