18 апрель 2014 яңалыклары
-
Иң оригиналь йомырка
Затон балалар бакчасы 1 кечкенә төркеменең әти-әниләре рәхәтләнеп "Иң оригиналь йомырка" конкурсында катнашырга теләк белдерде. Наилә Гатауллина менә нинди матур эшләнмәләр җибәрде безгә. Афәрин!
-
Нәни чибәрләр сәхнәгә чыкты
Узган атнада "Салават күпере" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр ике көн дәвамында "Мини-мисс- 2014" фестивалендә тамашачыларга һәм жюри хөкеменә үз һөнәрләрен күрсәтте. Бәйрәм чын мәгънәсендә кызыклы, ачык, гадәттән тыш һәм мавыктыргыч булды. Нәни чибәрләрнең әти-әниләре дә нык тырышкан. Кул астында булган материаллардан ясалган һәм тегелгән күлмәкләр чынлап та бик матур килеп чыккан....
-
Зона туры
15 апрельдә ветераннар арасында Олы Салтык мәдәният йортында совет халкының Бөек Ватан сугышында Җиңүенә 70 еллыкка багышланган "Балкыш" үзешчән башкаручылар район фестиваленең I зона туры үткәрелде. Олы Мәрәтхуҗадан 75 яшьлек Наилә Шакирова, Уразлы авылыннан 74 яшьлек Хәмит Гафуров, Олы Салтыктан 58 яшьлек Рәмзия Исмәгыйлева һәм 63 яшьлек Роза Рәхмәтуллина иң...
-
Безнең номинант
Кичә ТР Дәүләт Советында муниципаль берәмлек советының "Муниципаль идарә тармагында иң яхшы хезмәткәр" дип исемләнгән ел саен үткәрелүче республика конкурсына йомгак ясалды. Безнең район вәкиле - Олы Кариле авыл җирлеге башлыгы Фарук Гарифуллин "Авыл, шәһәр муниципаль берәмлеге органының иң яхшы җитәкчесе" номинациясендә җиңүче дип табылды. 21 апрельдә җирле үзидарә көне...
-
Язны каршылап
Кайбер учреждение һәм оешма хезмәт коллективлары чираттагы тапкыр беркетелгән һәм үз яннарындагы территорияләрне җыештырырга чыкты. Бу ялда православие христианнары Пасха бәйрәмен билгеләп үтүгә бәйле рәвештә, күпләре үз учреждениеләре һәм оешма территориясен алданрак тәртипкә китерергә уйлады.
-
Юлларны тәртипкә китерәләр
Район үзәгендә юлларны тәртипкә китерү эшләре дәвам итә.Кама Тамагы юл участогы һәр көнне юл полотнасын тәртипкә китерү өчен билгеле бер күләмдә эш башкара.Шушы көннәрдә Райпо мәйданында һәм өскә таба Карл Маркс урамы буенча чокырларны ремонтладылар.
-
Максатка омтылу
Район мәдәният йортында Апас, Буа, Чүпрәле, Кайбыч, Тәтеш, Кама Тамагы муниципаль районнары җирлек башлыклары өчен зона семинар - киңәшмәсе үткәрелде. Семинар эшендә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Минсәгыйть Шакиров, Татарстан Республикасы Президентының территорияләр белән эшләү буенча идарә җитәкчесе урынбасары Андрей Нефедов, Татарстан Республикасы Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча Департамент...