18 март 2018 яңалыклары
-
Россия Президентын сайлауда беренче нәтиҗәләр сәгать өчтә билгеле булачак
Сайлау комиссияләре хезмәткәрләре сайлауларда катнашучыларның гомуми санын тәгаенли һәм сайлау бюллетеньнәрен саный. (Казан, 18 март, "Татар-информ", Ләйлә Хәкимова) Татарстанда Россия Президенты сайлауларына тавыш бирү тәмамланды. 18 мартта иртәнге 8дә ачылган сайлау участоклары кичке сәгать 20.00дә үз ишекләрен япты. Беренче нәтиҗәләр 19 мартта сәгать 3.00 билгеле булачак. Бу хакта Татарстан Үзәк...
-
Рөстәм Миңнеханов: Без сезнең белән киләчәгебезне сайладык!
Президент сайлауларда катнашучыларга рәхмәтләрен җиткерде. (Казан, 18 март, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкына сайлауларда катнашуы өчен рәхмәтләрен җиткерде. "Гражданлык позициягез өчен рәхмәт сезгә", - диде ул сайлаучылар өчен оештырылган "Мин тавыш бирдем" шәһәр концерты сәхнәсеннән. "Бүген илебезнең иң әһәмиятле сайлаулары узды - без Россия Президентын сайладык....
-
Экзит-пол: Владимир Путин Татарстанда 80 проценттан артык тавыш җыйган
Татарстанда барлыгы 13,5 мең кеше сораштырылган. 21:30 (Казан, 18 март, "Татар-информ", Ләйлә Хәкимова). Экзит-пол нәтиҗәләре күрсәткәнчә, Татарстанда узган сайлауларда Президентлыкка кандидатлар арасында 80,9 процент тавышны Владимир Путин җыйган. Бу хакта КФУның конфликтология кафедрасы мөдире, Эксперт советының җаваплы сәркатибе, сәяси фәннәр докторы Андрей Большаков хәбәр итте. КФУның конфликтология кафедрасы мөдире, Эксперт...
-
Үзәк сайлау комиссиясе: Путин сайлаучыларның 71,97 процент тавышын җыйган
Хәзерге вакытта сайлау комиссияләрендә протоколларның 21,33 проценты эшкәртелгән. (Казан, 18 март, "Татар-информ"). Гамәлдәге Россия Президенты Владимир Путинга сайлаучыларның 71,97 проценты тавыш биргән. Моны Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматлары дәлилли. РИА Новости мәгълүматлары буенча, хәзерге вакытта сайлау комиссияләрендә протоколларның 21,33 проценты эшкәртелгән. Алдан Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге экзит-пол мәгълүматлары гамәлдәге Россия...
-
Сайлауларда халык республиканың бердәмлеген күрсәтте - Анатолий Фомин
Халыкның сайлау участокларыннан өзелмәве куандырды, ди Татарстан Җәмәгать палатасы рәисе. 20:01 (Казан, 18 март, "Татар-информ", Ләйлә Хәкимова) Россия һәм Татарстан Җәмәгать палатасы вәкилләре сайлаулар артыннан күзәтеп бара. Халык сайлау участокларына килеп, республиканың бердәмлеген күрсәтте. Бу хакта Татарстан Җәмәгать палатасы рәисе Анатолий Фомин хәбәр итте. Анатолий Фомин сүзләренчә, бүгенге сайлауларда Татарстан...
-
"Казан Арена" алдындагы мәйданда тавыш бирүчеләр өчен концерт бара
Концерта Салават Фәтхетдинов, Элвин Грей кушылачак. Мәскәү йолдызларыннан программада Валерий Меладзе һәм Егор Крид чыгышы көтелә. (Казан, 18 март, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). "Казан Арена" алдындагы мәйданда "Мин тавыш бирдем" дип аталган шәһәр концерты башланып китте. Концертны Казан студентларының "Родина" патриотик вокаль-хореографик ансамбле "Туган як" җыры белән башлап җибәрде. Татар эстрадасына...
-
Татарстан тавыш бирү күрсәткече буенча Россиянең Европа өлешендә беренче бара
Россия буенча гомумән караганда, 12 сәгатькә илдә тавыш бирүчеләр күрсәткече 34,72 процентка тиң. (Казан, 18 март, "Татар-информ"). Россиянең Европа өлешендәге төбәкләр арасында бүген көндезге сәгать 12гә тавыш бирүчеләр күрсәткече буенча Татарстан алда бара. Республиканың күрсәткече 38,47 процентны тәшкил итә, дип яза РИА Новости. 2012 елдагы сайлауларда Татарстанның күрсәткече шул ук...
-
15 сәгатькә 58 процентка якын татарстанлы Россия Президентын сайлауда тавыш биргән
Мидхәт Шаһиәхмәтов сәгать 15.00 гә булган мәгълүматларны җиткерде. (Казан, 18 март, "Татар-информ", Лилия Локманова). Сәгать 15.00 гә булган мәгълүматлар буенча, Татарстанда Россия Президенты сайлауларында республиканың 57,95 процент сайлаучысы тавышын биргән. Бу хакта Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте. Аның сүзләренчә, республикада 2 миллион 909 мең 650 кеше...
-
Ушу буенча дөнья чемпионы Ильяс Хөснетдинов: Сайлауларда катнашу мәҗбүри түгел, әмма мөһим
Сайлауларда катнашу гражданлык җәмгыятенең мөһим күрсәткече булып тора, ди спортчы. (Казан, 18 март, "Татар-информ", "Ялкын"). Ушу буенча күп тапкыр дөнья чемпионы Ильяс Хөснетдинов Казанның 135 мәктәбе спортзалына урнашкан сайлау участогында илнең киләчәге өчен тавыш бирде, дип яза "Ялкын" журналы. «Һәр кеше сайлауга барып, илебезнең киләчәге өчен тавыш бирергә тиеш, дип...
-
Германия вәкиле: Татарстанда сайлауларның оештырылу дәрәҗәсе шаккаттырырлык
Халыкара күзәтүче булып эшләгән Штефан Койтер республикада сайлауларга әзерлек вакытындагы профессиональлекне билгеләп үтте. (Казан, 18 март, "Татар-информ", Егор Никитин). Татарстан хакимияте Россия Президенты сайлауларын оештыруга профессиональ һәм җаваплы караган, дип ышана Германиядән килгән халыкара күзәтүче Штефан Койтер. Ул бүген Россиядә уздырылган сайлауларда беренче тапкыр халыкара күзәтүче сыйфатында эшләвен билгеләп үтте....
-
Чаллыда Россия Президентын сайлау өчен бюллетененьны халык чират торып ала
Иртән бирле дулаган коточкысыз буран сайлауга барыручыларга һич комачау итә алмады. 11:13 (Казан, 18 март, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы"). Чаллыда Россия Президентын сайлау өчен бюллетененьны халык чират торып ала. Автоградта тавыш бирү өчен 173 участок үз вакытында эшен башлап җибәрде. Шәһәрнең Комсомол районында 49, Үзәк районында 67, Автозавод районында 57 сайлау...
-
Яшел Үзәндә сайлауга туй күлмәгеннән килделәр
Яшь кияү белән яшь кәләш туйга килгән кунакларны да 1500 нче сайлау участогында тавыш бирергә күндергән. (Яшел Үзән, 18 март , "Татар-информ", Кыямова Мөршидә). Яшел Үзән шәһәрендә яшәүче Камилә һәм Артур Россия никахлашу сараеннан туп-туры үзләре теркәлгән 1500 нче сайлау участогына тавыш бирергә килде. Яшел Үзән шәһәренең "Родина" мәдәният йортында...
-
Рөстәм Миңнеханов хатыны белән Россия Президентын сайлауда катнашты
Татарстан Президенты 42нче сайлау участогында тавыш бирде. (Казан, 18 март, «Татар-информ», Арсений Маврин). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хатыны Гөлсинә ханым белән бергә иртәнге 10да Карл Маркс урамында - Туполев исемендәге КНИТУ-КАИның беренче бинасында урнашкан 42нче сайлау участогына килде. Башка сайлаучылар кебек үк, алар үз паспортларын күрсәтеп бюллетеньнәр алды һәм кабиналарга...
-
Татарстанда 10.00 сәгатькә 15,98 процент сайлаучы тавыш биргән
Иң зур активлык Апас районында - анда сайлауда катнашучылар 53,16 процент тәшкил итә. 10:55 (Казан, 18 март, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Сәгать 10 га булган мәгълүматлардан күренгәнчә, Татарстанда сайлаучылар 15,98 процент тәшкил итә. Бу хакта "Выборы" дәүләт автоматлаштырылган системасы мәгълүматларыннан билгеле булды. Тавыш бирүдә иң актив районнардан Апас (53,16 процент), Кайбыч...
-
Татарстанда 49 меңнән артык кеше Россия Президентын сайлауда беренче тапкыр катанаша
Тавыш бирү көнендә авырып яки башка нигезле сәбәпләр аркасында килә алмаучылар өчен өйдә тавыш бирү хокукы бирелә. 10:38 (Казан, 18 март, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Республикада Россия Президентына тавыш бирүдә беренче тапкыр 49 мең 121 кеше катнашачак. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының мәгълүмати-эксперт үзәгендә Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе рәисе...