18 март 2016 яңалыклары
-
Бүген Кама Тамагы районының хөрмәтле педагогларының берсе, “ТАССРның Атказанган укытучысы”, “Халык мәгарифе отличнигы”, Олы Карамал авылында яшәүче Сөембикә Гыйлмулла кызы Кәримуллина үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә
Аны район хакимияте башлыгы исеменнән юбилее белән Кама Тамагы МР Советы аппарат җитәкчесе Рәис Фәрит улы Вафин котлады. Аңа РФ Президенты Владимир Путинның котлау телеграммасын һәм район хакимияте башлыгы Павел Лоханов исеменнән котлау хаты һәм бүләк тапшырды. Мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры Люция Ильяс кызы Заһидуллина, Олы Карамал авыл җирлеге...
-
Безнең өчен дөньяда иң якын, иң кадерле газиз әниебез Заһидуллина Мөнирә Сафиулла кызына 22 мартта 85 яшь тула.
Олы Салтык авылында 85 ел гомер яшәп нинди генә шатлыклар, нинди генә кайгылар күрмәгәнсең әни. Без, җиде балаңны, ялгызың үстереп кеше итү өчен, төн йокыларын йокламыйча, балаларым кеше булсыннар диеп тырыштың. 39 яшеңдә, әтине җирләгән көнне, җиденче бала Ләйсәнне тудырдың. Җиде балаң янында гарип кайнанаңны да сыендырып аны җиде ел...
-
Олы Карамал авылында яшәүче хөрмәтле педагог-укытучы, күпләрнең остазы булган Кәримуллина Сөембикә Гыйльмулла кызын 90 яшьлек юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз.
Халыкта "көзләрнең җимеше татлырак" дигән әйтем бар. Бу чынлап та шулай. Кеше дә яшәгән саен зирәк була бара, тәҗрибә туплый. Сезнең кебек тормышчан, хөрмәткә лаек, һәрвакыт киңәш бирергә, ярдәм итәргә әзер кешегә әверелә. Сез дә бүген үз укучыларыгызның үрнәк өлгесе булып гомер көзегездә яшисез. Туган көнегез матур көннәр, изге хәбәрләр,...
-
Кадерле әниебез Заһидуллина Мөнирә Сафиулла кызының Олы Салтык авылында туып-гомер кичерүенә быел 22 мартта 85 ел була
Без, синең балаларың, бүгенге бәйрәмең белән чын йөрәктән, тәбрик итәбез! Сиңа озын гомер, бәхет-шатлыклар, күңел тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек телибез. Кайгы-хәсрәткә бирешми һаман шулай көчле рухлы, балаларың, оныкларың, оныкчыкларыңның игелеген күреп озак, бары тик рәхәтләргә һәм рәхмәтләргә төренеп яшәргә насыйп булса иде сиңа кадерле әниебез! Әни, диеп әйтер кешең булу,...
-
Олы Карамал авылында яшәүче хөрмәтле укытучыбыз Кәримуллина Сөембикә Гыйльмулла кызын олуг юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз һәм иң изге теләкләребезне җиткерәбез.
ын киңәшче, тәҗрибәле укытучы буларак хөрмәтлибез. Гомерегезне, көчегезне балаларга белем бирүгә багышлап, эчкерсезлек, ихласлык, туры сүзле булуыгыз белән кешеләр күңелен яуладыгыз. Балалар күңеленә игелек орлыклары салып, үз хезмәтегезнең җимешләрен күрә алдыгыз. Сезнең укучылар арасында җитәкчеләр дә, укытучылар да, фән эшлеклеләре дә, авыл хуҗалыгында эшләп табыннарыбызны сый-нигъмәт белән тәэмин итүчеләр дә...
-
21 мартта Кама Тамагы районы Олы Кариле авылы мәдәният йортында “Буйдаклар” комедиясе булачак
19.00 сәгатьтә башлана. Керү түләүле. Кама Тамагы штп. мәдәният йорты яныннан Олы Карилегә баручы бушлай автобус кузгалып китәчәк.
-
16 мартта Кама Тамагы туган якны өйрәнү музеенда кунакта Олы Кариле мәктәбе укучылары булып китте
Алар район тарихы һәм элеккеге көнкүреш кирәк - яраклары белән таныштылар. Музей директоры Рәсимә Идиятова элеккеге тормышта алар ничек кулланылышта булган, шулар турында сөйләү барышында, ничек кулланылулары турында күрсәтеп тә барды.
-
Кама Тамагы Комаров урамының 7 йортында яшәүчеләр редакциягә мөрәҗәгать иттеләр
- Зинһар, ярдәм итегез. Бар өмет сездә, - дип мөрәҗәгать итте безгә Кама Тамагы Комаров урамының 7 йортында яшәүчеләр. - Безнең түбәдән су үтә. Дүртенче катта яшәүчеләр инде күптәннән җәфа чигә. Ә хәзер өченче каттагы фатирларның түбәләрендә һәм стеналарында да су агып төшкән эзләр барлыкка килде. "Наш дом" идарә компаниясенә...
-
Кама Тамагы татар мәктәбе янындагы мәктәп күлен төзекләндерергә планлаштыралар
Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль район башкарма комитеты Кама Тамагы штп, Ленин урамы, 57 нче йортта урнашкан татар мәктәбе янындагы мәктәп күлен экологик тернәкләндерү һәм аның территориясен чистарту максатларында объектны төзекләндерергә планлаштыра. Хәзерге вакытта проект-смета документациясе әзерләнә. Район җитәкчелеге күлне төзекләндерү буенча поселок тормышына ваемсыз булмаган кешеләр һәм кунаклардан әзерлек...
-
Кама Тамагы үзәк дәваханәнең кадрлар составын терапевт, күз табибы, акушер-гинеколог һәм балалар табибы тулыландырачак
Бу компенсацияне алырга дәгъва итүчеләр югары медицина белеменә ия булырга, 50 яшьтән өлкән булмаска һәм республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы белән килешү төзергә тиеш. Үзәк район дәваханәсе табибы Ильяс Миңневәлиев компенсациягә берьюлы дүрт дәгъва кылучы - терапевт, күз табибы, акушер-гинеколог һәм балалар табибы дәваханәнең кадрлар составын тулыландырачагы турында хәбәр итте.