18 март 2015 яңалыклары
-
Ярминкәләр, базарлар. Бәки базары
Дөньяда ярминкәләр бик күптәннән уздырыла икән. . Мәсәлән, Арчада ул (ярминкә) XIII гасырдан билгеле. Россиядә Мәкәрҗә ярминкәсе 1524 елдан уздырыла. Ярминкә сүзе русчадан ЯРМАРКА дигән сүздән алынган. Рус сүзе дә немец теленнән икән. JAHR- ел, MARK - сату итү. Тарих китаплары ярминкәләрне дин бәйрәмнәренә бәйләнеп үткәрелгәнен фаразлыйлар. Милли Архивның 81...
-
Бергәләп киләчәкне булдырабыз!
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы 10-17 мартка кадәр «Язгы игелек атнасы» республика хәйрия акциясе игълан иткән иде. Аның максаты - ТР мәгариф оешмалары укучылары һәм укытучыларын ирекле башлангычларда халыкка социаль ярдәм күрсәтүгә җәлеп итү, иҗтимагый файдалы эшчәнлекне активлаштыру. Акциянең девизы - «Бергәләп киләчәкне булдырабыз1». Кадет мәктәбе укучылары да әлеге акциядә...
-
Үзсалымчылар өчен финанс ярдәм
Узган елда Татарстан хөкүмәте авыл һәм шәһәр җирлекләрендә үзсалым буенча җыелган һәр сумга дүрт сум өстәде. Шуны әйтергә кирәк, республиканың барлык районнары да әлеге акциядә актив катнашмады. Кайдадыр референдум бөтенләй булмаган, кайбер җирләрдә халык сайлау участокларына килмәгән һәм тавыш бирү кирәкле 50 процентны җыя алмаган. Безнең районда үзсалым референдумы барлык...
-
Кече Салтыкта юбилей медальләре тапшырылды
17 мартта Кече слтык мәдәният йортында тыл хезмәтчәннәренә "Бөек Җиңүнең 70 еллыгы" юбилей медальләре тапшырылды. Бүләкләргә егерме алты тыл хезмәтчәне лаек булды. Медальләрне МР башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илдан Шәйморзин һәм Кече Салтык авыл җирлеге бҗашлыгы Айрат Җиһаншин тапшырды.
-
IT-чемпионнар конкурсы
IT-чемпион конкурсы республикада беренче тапкыр узганелда үткәрелә башлады. Анда һәр укучы катнаша алды, моңа аның өчен өлкәннәрне дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең республика порталына тоташтырырга һәм портал аша төрле түләүләр - коммуналь түләүләр, салым, ЮХИДИ штрафлары түләүләре үткәрергә кирәк иде. Өлкән кеше түләүләрне үзеең шәхси кабинеты аша күбрәк үткәргән саен, әлеге...
-
Зәвыклар клубы оештырылды
Район мәдәният йортында инә һәм ырмак белән бәйләргә яратучылар өчен зәвыклар клубы оештырылды. Әлеге эшкә өйрәнергә яки тәҗрибә уртаклашырга теләүчеләрне дүшәмбе һәм җомга көннәрендә 14.00 сәгатьтә көтеп калабыз.