18 гыйнвар 2015 яңалыклары
-
Боз кичүе эшен яңартты
17 гыйнварда 12.00дә Югары Ослан-Аракчино маршруты буенча Идел аша боз кичү эше яңартылды. Шулай ук 16 гыйнварда 20.30 сәгатьтән Яшел Үзән-Түбән Вязовые маршруты буенча Идел аша боз кичүе эшли башлады.
-
Педсовет
16 гыйнварда Кама Тамагы урта мәктәбендә тәвәккәллек төркеменә керүче балалар һәм аларның ата-аналарын чакырып, мәктәпнең кечкенә педагогик советы үткәрелде. Фән укытучылары һәр укучының барлык фәннәр буенча өлгерешен җентекләп тикшерде һәм килеп туган хәлгә икенче тапкыр анализ ясау көнен билгеләп, академик бурычларны бетерү планын эшләде.
-
Актив рәвештә озак яшәү
Соңгы өч елда Татарстанда компьютер грамоталыгы кысаларында 20826 пенсионер өйрәнүләр узган. Агымдагы елның августында Казанда пенсионерлар өчен IT-олимпиадаларның V бөтенроссия финал этабы үткәреләчәк. Ул Казанның IT-паркында үткәрелер дип көтелә. Ел дәвамында бөтен ил буенча сайлап алу этаплары үткәреләчәк. Алар һәр төбәктән аеруча актив катнашучыларны ачыкларга ярдәм итәчәк.
-
Хезмәт хакыгыз аена 6420 сумнан ким булса...
Кичә ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгында соры хезмәт базарын легальләштерүгә багышланган брифинг булды. 1 июльгә кадәр республикада 18 меңнән артык хезмәт килешүен легальләштерергә кирәк. 12 гыйнварга әлеге сан нибары 856 килешү тәшкил итте. Төбәкләр һәр 10 көн саен башкарылган эш турында отчет ясый. Брифингта әлеге эш гомумән дә...