17 декабрь 2015 яңалыклары
-
Минзәлә юлында һәлакәт: ике кешенең гомере өзелгән (+фотолар)
Бүген, 17 декабрьдә, М-7 трассасының 1099 нчы чакрымында, Минзәлә районы биләмәсендә, коточкыч юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан. Иртән, төгәлрәк әйткәндә 6:45 сәгатьтә трассада "ВАЗ-2114" белән "Тойота Королла" кара-каршы бәрелешкән. Беренчел мәгълүматлар буенча, машина йөртүчеләрнең икесе дә урында ук һәлак булган. Бер пассажирны Чаллы хастаханәсенә озатканнар. Фото: chelny-izvest.ru http://intertat.ru
-
Ләйсән Мәхмүтова нинди роль турында хыяллана?
"Зөләйлә" триосы җырчысы Ләйсән Мәхмүтова "Мәхәббәт тамчылары" җырына шаян клип әзерләгән. Мәхәббәт, хатын-кыз бәхете темасына багышланган клипны җәй көне Питрәч районының Шәле авылында төшергәннәр. Тик Ләйсән клипның телеканал экраннарына чыкмау ихтималы бар, дип борчыла. Ни өчен? - Мәхәббәт темасына булгач, кочаклашкан, үбешкән мизгелләрне дә кертәсе килде. Әмма татар телевидениесендә андый...
-
Кама Тамагы “Салават күпере” балалар бакчасында ата-аналар ясаган эшләнмәләр (фото)
Яңа ел якынлашкан саен һәркайсыбыз ниндидер могҗиза көтә, аның яңа бәхетләр, уңышлар алып килүенә ышана. Бу бәйрәмне һәркем көтеп ала торгандыр. Бу вакытта өлкәннәр дә балаларга әверелә кебек. Балалар белән бергә рухланып һәм шатланып чыршы бизибез, кардан сыннар ясыйбыз, яңа ел бизәкләре барлыкка килә. "Салават күпере" балалар бакчасында ата-аналар ясаган...
-
Кама Тамагы штпда 4 чыршы урнаштырырга һәм яңа ел ялларында 10 чара үткәрергә планлаштыралар
Кама Тамагы штп муниципаль берәмлек башлыгы урынбасары Владимир Сороковнин сүзләренә караганда район үзәгендә 4 чыршы урнаштырырга һәм яңа ел ялларында 10 чара үткәрергә планлаштыралар. 24 декабрьдә район мәдәният йорты каршындагы мәйданчыкта төп чыршы ачыла. Биредә үк 31 декабрьдә, 7 гыйнварда һәм чыршы ябылу кебек төп чаралар үткәреләчәк. Күңел ачу программалары,...
-
Редакция Кама Тамагы штпда яшәүчеләргә район газетасына альтернативалы подписканы рәсмиләштерүне тәкъдим итә
2016 елның беренче ярты елына вакытлы басмаларга язылу тәмамланырга 10 көн калды. Редакция Кама Тамагы штпда яшәүчеләргә район газетасына альтернативалы подписканы рәсмиләштерүне тәкъдим итә. Әгәр газетаны редакциягә килеп алсагыз 6 ай өчен 340 сум түләргә кирәк. Белешмәләр өчен 2-11-83 телефонына шалтыратыгыз.
-
Кама Тамагында 270тән артык күпбалалы ана вакытыннан алда пенсиягә чыгачак
Гамәлдәге РФ Пенсия законнары нигезендә аларга 55 яшьтә түгел, 50 яшьтә вакытыннан алда пенсия билгеләү хокукы бирелә. Алар безнең районда 275 кеше. Аларның уртача пенсиясе 10930 сум тәшкил итә. Биш һәм аннан да күбрәк баласы булган аналар вакытыннан алда лаеклы ялга китәргә хокуклы. Шул ук вакытта биш бала тудыру гына...
-
Кама Тамагында уңайлы шартлар булдырыла
Узган ел ахырында Кама Тамагы штпда күп кенә ата-аналар түземсезлек белән көтеп алган вакыйга булды - "Кояшкай" балалар бакчасының икенче корпусы файдалануга тапшырылды. Балалар бакчасында урыннар җитешмәү - халыкны борчыган проблемаларның берсе. Шуңа күрә, балалар бакчасының төзелеп бетүе һәм балаларны кабул итүгә әзер булуы турындагы хәбәрне ата-аналар күптән көтелгән вакыйга...